14 декабрь 2020 яңалыклары
-
Казанның төп чыршысы 24 декабрьдә ачыла
35 метрлы чыршыны «Казан» Гаилә үзәге янында урнаштырдылар.
-
Китап сөючеләр «Уйламаган көнем юк» китабының сюжеты белән кызыксына
Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабын сорап «Казан утлары» журналына мөрәҗәгать итәләр, китапның сатуга чыгуы белән кызыксыналар.
-
Яңа 2021 елга әзерлек дәвам итә
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бәйрәм атмосферасы тудыру һәм бәйрәмнәрне күтәренке рухта уздыру максатыннан, Мишә авыл җирлеге территориясендә әзерлек эшләре инде күптән башланды. Җирлектә урнашкан һәр оешма үз территориясен һәм бистә үзәген бизү эшендә бик актив катнаша.
-
ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк
Татарстанда «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру: 2020 ел нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнар. Бу темага дүшәмбе, 14 декабрьдә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән #Татарстан-Онлайн программасының туры эфиры булачак.
-
Мөхәммәтшин халык санын алу турында: Без Россиядә татарлар санын югалтырга тиеш түгел
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Россиянең башка төбәкләрендә республика вәкилләренә ватандашларыбызны исәпкә алуда һәм мәгълүмат таратуда катнашу формасын уйларга кушты.
-
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе торак йортларда исерткеч сыра сатуны тыюны сорады
Күпфатирлы йортларда урнашкан кибетләрдә сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатуны тыя торган региональ законнар РФ кайбер субъектларында кабул ителде.
-
Шәмәрдәндә яшәүчеләр өй туе уздырачак
Яңа йортка 15 декабрьдә күчәргә мөмкин булачак.
-
“Үткән еллар берни түгел..”
10 декабрь көнне район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубы оешуына 10 ел тулу уңаеннан “Үткән еллар берни түгел..” дип исемләнгән күңелле тантана үткәрелде.
-
«Ак Барс» командасы фин хоккейчыларын җиңде
«Ак Барс» — «Йокерит» исәбе — 4:1.
-
Руль артында – исерек хатын-кызлар
Ноябрь аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары юлларда 5 исерек йөртүчене тоткарладылар.