15 май 2021 яңалыклары
-
Фәрит Мөхәммәтшин Сабада республика конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды
Саба үткәрелгән семинар-киңәшмә азагында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы авыл җирлекләре арасында ел саен уздырыла торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
-
100 меңнән артык татарстанлы Парклар һәм төзекләндереләчәк 200 ишегалды өчен тавыш бирде
2022 елда җәмәгать киңлекләре һәм 200 ишегалды өчен 111 мең кеше тавыш биргән инде. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында үз тавышыңны 30 майга кадәр бирергә мөмкин.
-
Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар кабул итү төгәлләнә
Татарстанда «Бердәм Россия»нең башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен документлар кабул итү төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта оештыручылар 94 кешене теркәгән.
-
Гаилә көне белән
15 май – Халыкара гаилә көне. Гаилә – яшәешебезнең нигезе. Шушы нурлы учак – төрле буыннарны бәйләүче чылбыр, рухи, милли һәм мәдәни традицияләрне саклаучы да ул. Бездә күпбалалы, авыл хуҗалыгында, бюджет тармакларында эшләүче гаиләләр өчен социаль программалар эшли.