Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

100 меңнән артык татарстанлы Парклар һәм төзекләндереләчәк 200 ишегалды өчен тавыш бирде

2022 елда җәмәгать киңлекләре һәм 200 ишегалды өчен 111 мең кеше тавыш биргән инде. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында үз тавышыңны 30 майга кадәр бирергә мөмкин.

Җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирүдә казанлылар актив катнаша - 33 мең кеше. Икенче урында — Яр Чаллы -10 мең тавыш белән, өченчедә- чаллылылар (9,6 мең).

Парклар өчен тавыш биреп, Татарстан халкы «Безнең ишегалды»программасы буенча төзекләндереләчәк ишегалларын сайлый ала. 200 йорт яны территориясендә эшләр өстенлекле тәртиптә башкарылачак. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен, тавыш бирү сораштыру белән алып барыла, анда ишегалды проблемаларын билгеләп үтәргә һәм төзекләндерү буенча үз теләкләре турында сөйләргә мөмкин. Әлеге категориядә тавыш бирүдә 56 мең татарстанлы катнашты.

Һәм, ниһаять, катнашучылар Казансу елгасының үсеш стратегиясе кысаларында Яр буе зоналарының үсеш өстенлекләрен сайлый алачаклар. Республиканың 21 мең кешесе үз фикере белән уртаклашты инде.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев