15 июнь 2021 яңалыклары
-
Бу атнада Татарстанда эссе һәм явым-төшемле һава торышы булачак
Синоптиклар кыска вакытлы яңгыр, яшен, көчле җил һәм боз яву фаразлый.
-
Шәмәрдәндә пляж волейболы буенча сайлап алу турниры
11нче июньдә Шәмәрдәндә, Россия көненә багышланган, 2004нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында пляж волейболы буенча сайлап алу турниры булып узды. Турнирның тантаналы ачылышын "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Маканов Динар Каршигаевич үткәрде.
-
Казан җилкәнчеләре Җир шарын әйләнеп чыкты
Казаннан юлга чыккан көймәчеләренең Җир тирәли сәяхәте узган елның 15 сентябрендә Төркиядә башланды.
-
Газетага арзан бәядән язылыгыз
Хөрмәтле укучыларыбыз! 17 июньгә кадәр 2021 елның икенче яртысы өчен “САБА ТАҢНАРЫ” газетасына ташлама белән – 695 сум 16 тиенгә язылып булачак. Индексы – П9274. Кемнәр язылырга өлгермәгән әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга чакырабыз. Шулай ук газета коллективы үткәрәчәк призлар уйнатуда катнашу өчен, “Саба таңнары”на язылганлыкка квитанцияләрне редакциягә җибәрергә дә онытмагыз. “Саба таңнары”на тугры сабалылар булып калыйк.