15 июнь 2021 яңалыклары
-
Метеоролог киләсе айларга һава торышын фаразлады
Һава температурасы югары булу сәбәпле, Татарстанда янгыннар чыгу куркынычы арта бара.
-
Чаллыда өлкән яшьтәге ир белән хатынны үтергән ир-атны тоткарлаганнар
75 һәм 70 яшь ир белән хатынны аларның өендә эшли торган кеше үтергән һәм хуҗаларның машинасына утырып качмакчы булган.
-
КФУ галиме: Җәен зыян сала алырлык табигать күренешләре ешая
Күптән түгел Сарманда боз яуды, Арчада өермә булды.
-
Шәмәрдән мәдәният йорты биләмәсендә «Бию флешмобы»
Шәмәрдән мәдәният йорты биләмәсендә балалар өчен Халыкара дуслар көненә багышланган «Бию флешмобы» дигән күңел ачу программасы үткәрелде. Чараның максаты – балалар һәм яшүсмерләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итү, аларда дуслык һәм дус булу кыйммәтләрен формалаштыру. Кичә бию зарядкасы белән башланып китте. Зарядкадан соң балалар дәртле бию башкардылар. Күңелле музыка, актив хәрәкәтләр, шатлыклы хисләр балаларны берләштерде, барлык катнашучыларны позитив белән рухландырды.
-
Татарстан Республикасы төбәк белән идарә итү үзәгендә хакимият органнары өчен белем бирү программаларын үстерү турында фикер алыштылар
Татарстан Республикасы Төбәк белән идарә итү үзәге киләчәктә хакимият органнарына һәм муниципаль районнар вәкилләренә белем бирү программалары линейкасын тәкъдим итә алачак.
-
Бакча хезмәткәрләре ГТО тапшырды
Сабаның “Шатлык” балалар бакчасы хезмәткәрләре Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ГТО нормативлары тапшырдылар. Шушы көннәрдә алар ГТО билгеләре дә алдылар.
-
16 июньгә һава торышы
16 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән яңгыр явачак. Көндез яңгыр, урыны белән көчле яңгыр булачак. Кайбер районнарда яшен булуы, урыны белән боз явуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +14..+19˚, көндез +27..+32˚ градус.
-
Галимова: Татарстанда ковид аркасында яңа чикләүләр кертү турында карар әлегә юк
Һәр төбәк эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә, үз вәкаләтләренә карап карар кабул итә, диде республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Сосновка шәһәрендә пленэрда катнашты
Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә сәнгать һәм рәсем мәктәбе укытучылары өчен "Пленэрда пастель белән эшләү" дигән мастер-класс узды. Анда Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы сәнгать бүлеге укытучылары Сафина Р .К. һәм Мифтахова Ф. И. катнаштылар. Укытучылар Нократ Аланы рәсем мәктәбендә җыелышканнан соң Сосновка шәһәренә юнәлделәр, анда пленэр эшләре һәм этюдлар белән таныштылар. Мастер-класс Сосновка шәһәре табигатендә узды. Чара иҗади, дустанә атмосферада үтте.
-
Трассада пистолет тотып йөргән ир-ат видеорегистратор язмасына эләккән
Әлеге хәл М7 трассасында, Алабуга тирәсендә булган.
-
АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на участках нефтепроводов в трех регионах
АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонты на производственных объектах в Республике Татарстан, Чувашской Республике и Пермском крае.
-
Рострудта файдаланылмаган отпуск өчен компенсация алу турында сөйләделәр
Кеше 15 июньнән эшли башлаган икән, аның ялларын исәпләү өчен яңа хезмәт елы да нәкъ менә шушы көннән исәпләнә башлаячак.
-
Казаннан Геленджикка авиарейслар ачылачак
Бу сезонлы рейслар, алар Кара диңгез яр буенда җылы һава торышы булганга кадәр яки сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.
-
«СалаваTIK»лар белән бергә җырчы Лэйна да биеде
YouTube каналда «СалаваTik»ларның өр-яңа видеосы чыкты. Татар халык сүзләренә язылган “Без биибез” җырының көен композитор Риф Гатауллин иҗат иткән. Башка видеолардан аермалы буларак, клипта “СалаваTik”лар белән бергә, яшьләрнең яраткан җырчысы Лэйна да җырлап бии.
-
Татарстанда быел илкүләм проектлар буенча мәдәни үсеш үзәкләре төзеләчәк
2021 елда Татарстанда барлыгы 30,9 миллиард сумны җәлеп иткән 45 төбәк проекты гамәлгә ашырыла.