16 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
17 гыйнварга һава торышы
17 гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кар явачак. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -13.-18˚, көндез -7.-12˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Эзмә һәм Мишәбаш авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары узды
Эзмә авылы бозында "Ястреб", "Эзмә", "Тимершык", "Шыңар" командалары очрашты.
-
Бүген Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 204 ел булды
Мәрҗани үз гомерендә утыздан артык гыйльми әсәр яза, шулар арасыннан унөче аерым китап булып басыла.
-
Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Европа чемпионы булды
Кыска һәм ирекле программа нәтиҗәләре буенча Россия фигуралы шуучысы 259,06 балл җыйды.
-
«Манзара-2022» спорт-музыкаль премиясенең абсолют батыры билгеле
Җиңүче 100 мең күләмендәге приз һәм махсус билбауга лаек булды.
-
13 нче гыйнвар көнне Мәртен авылында яшәүче Гыймадиева Сәүдә Миннәхмәт кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Сәүдә апаның балачагы Бөек Вата сугышы елларына туры килә, һәм шуңа тылдагы тормышның бөтен ачысын, авырлыгын үтәргә туры килә аңа. Ә 1943 нче елда Сәүдә апаның әтисе Миннәхмәт абый сугышта хәбәрсез югалган дигән хат килә. Бик күп еллар үткәннән соң гына Миннәхмәт абыйның Смоленск шәһәре өчен барган каты сугышларда батырларча һәлак булуы ачыклана. Шулай итеп Сәүдә апаның әнисе Мәүлидә апа өч бала белән тол кала.