Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

13 нче гыйнвар көнне Мәртен авылында яшәүче Гыймадиева Сәүдә Миннәхмәт кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Сәүдә апаның балачагы Бөек Вата сугышы елларына туры килә, һәм шуңа тылдагы тормышның бөтен ачысын, авырлыгын үтәргә туры килә аңа. Ә 1943 нче елда Сәүдә апаның әтисе Миннәхмәт абый сугышта хәбәрсез югалган дигән хат килә. Бик күп еллар үткәннән соң гына Миннәхмәт абыйның Смоленск шәһәре өчен барган каты сугышларда батырларча һәлак булуы ачыклана. Шулай итеп Сәүдә апаның әнисе Мәүлидә апа өч бала белән тол кала.

Ләкин Мәүлидә апа тырыша һәм өч баласын да тәрбия, белем яхшы кеше итеп тәрбияли. Ничек кенә авыр булса да, тормыш дәвам итә. Сәүдә апа мәктәпне тәмамлап Алабуга педучилищесына укырга керә. 1954 нче елда педучилищены тәмамлагач, Сәүдә апаны юллама белән Саба районының Мәртен авылына башлангыч класслар укытучысы итеп билгелиләр. Шул елдан башлап ул мәктәп ябылганчы якын-тирә авыллар: Тенеки, Мәртен, Туктар балаларына белем бирә.1954 нче Мәртен авылы егете Хәким абый белән тормыш корып 3 кыз бала тәрбияләп үстерәләр. 1987 нче елда авылдан яшьләрнең күбесе район үзәгенә күчеп китү сәбәпле укучылар да кими. Мәктәп ябыла, Сәүдә апа соңгы елларда 3 төрле класста укыган 3 баланы укытып пенсиягә чыга. Хезмәт ветераны дигән мактаулы исемгә лаек була.

“Гомере буе мәктәптән аерылмый, бар кеше белән уртак тел таба, бөтен туганнарын, күршеләрен хөрмәтләп олылап яши, безгә мәгънәле киңәшләрен биреп тора. Кечкенәдән балачагы авыр сугыш елларына туры килеп, чыныгып үскән, ару-талуны белми, беркайчан да зарланмый торган, 5 оныгының бик кадерле дәү әнисе - 9 оныкчыгына өлкән әбекәй булып торучы Ак әбиебез ул безнең”-дип сөенәләр Сәүдә апаның балалары.

Сәүдә апаны күркәм бәйрәме белән Саба районы мәгариф бүлеге вәкилләре һәм Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Н.Н. котладылар. Алар ветеран укытучыга Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның котлау хатын һәм район җитәкчелеге, район мәгариф бүлеге әзерләгән бүләкләрне тапшырып, Сәүдә апага ныклы сәламәтлек һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев