16 август 2017 яңалыклары
-
Башкортстанда юкка чыккан 14 яшьлек кызны Казанда тапканнар
Хокук сакчылары кызның Уфадан Казанга килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый. (Казан, 16 август, "Татар-информ"). Башкортстанда өеннән китеп, юкка чыккан тугызынчы сыйныф укучысын Казанда тапканнар. 14 яшьлек кыз исән-сау, дип яза РИА Новости. Кызны хокук сакчылары Татарстан башкаласы вокзалында тапкан һәм Казандагы туганнарына тапшырган. Аны алмага Башкортстаннан әти-әнисе юлга чыккан. Башкортстанның Учалы...
-
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында "Саба дулкыннары" радиосы командасы ничәнче урынга лаек булган?!
 Икенче урында - "Саба дулкыннары", өченчедә "Нократ дулкыннары" командалары. (Казан, 16 август, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Казанның Сибгат Хәким урамында урнашкан, "Казансу" пляж спорт төрләре үзәгендә Татарстанның татар телендә сөйләүче радиолары арасында дүртенче волейбол турниры узды. Анда 7 радио командасы катнашты. Быелгы спорт бәйрәме Татарстан радиосының 90 еллыгына багышланды....
-
Ак Барс банк: "Барлык офисларда да клиентларга хезмәт күрсәтү гадәти тәртиптә башкарыла"
Әлеге кредит оешмасы чираттагы мәгълүмати һөҗүмне кире какты. (Казан, 16 август, "Татар-информ"). Барлык офисларда да клиентларга хезмәт күрсәтү гадәти тәртиптә башкарыла. Бөтен банкоматлар да тиешле дәрәҗәдә кәгазь акчалар белән тәэмин ителгән, аларны бирү штат режимында башкарыла, диелә " Ак Барс банк" сайтында бастырылган хәбәрдә. Банкның матбугат хезмәте җиткергәнчә, мессенджерлар аша...
-
Казанның Горький тимер юлы аша чыгу урыннарында 4 юл һаләкәте теркәлгән
Барлык юл һаләкәте дә автотранспорт йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. (Казан, 16 август, «Татар-информ»). Ел башыннан Казан Горький тимер юлы аша чыгу урыннарында 4 юл-транспорт һаләкәте теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга кимрәк. Бу хакта Казанның Горький тимер юлы матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык һаләкәт тә дә юл...
-
Азат һәм Алсу Фазлыевларларга ни булган?!
Алсу һәм Азат Фазлыевларның берсе - кулын, икенчесе аягын "сындырган". Гипс белән төшкән фото Интернетта пәйда булгач, җырчыларга бик күп кеше борчылып шалтыраткан, хәлләрен белешкән. "Бигрәк тә клиентларыбыз хафаланды. "Мәҗлескә килә алырсыз микән?" - дип сорадылар", - ди артистлар. - "Очам синең яныңа" җырын Владимир Федоров белән Анна Попова иҗат...
-
Завод хезмәткәре станокка эләгеп үлгән
Бу хәл "Горький исемендәге завод" ААҖендә булган. (Казан, 16 август, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә "Горький исемендәге завод" ААҖендә 45 яшьлек эшче үлгән, дип белдерде РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Якынча мәгълүматлар буенча кыру станогында эш процессында ир-ат куркынычызлык кагыйдәләрен бозган. Нәтиҗәдә, ул станок эченә...
-
Хәләл пицца
Безнең өйдә пиццаны яратмаган кеше юк. Бу аңлашыла да: чөнки бу кайнар ризык кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле була. Пицца пешерү мәшәкатьле инде мәшәкатьлеккә, аның каравы, бик туклыклы. Пиццаны, гадәттә, мин пирожки камырыннан пешерәм. Камырны түбәндәгечә эшлим: башта табакка 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй калагы...
-
Тузганак
«Исәнме, Рәнис! Мин язам әле бу хатны. Мин дигәч тә, ул кадәр үк аптырап калма, ярыймы... Элегрәк, өч елдан артык дуслашып та, хат алышырга туры килгәне юк иде бит. Күңелле иде ул көннәр! Көндезләрен эштә, кичләрен исә, кабат очрашуыбызны уйлап, тулай торакка чабам. Ниһаять, зарыгып көтеп алган очрашу. Синсез бер...
-
Җиләк чүбе – ташларны кудыра
Кайбер хуҗабикәләр җир җиләге кайнамасы һәм компоты ясаганда, җиләкнең сабагын һәм чәчәк төбен (прицветник) чистартып тормый һәм дөрес эшли. Чөнки җиләге кебек үк, аның үләне дә файдалы матдәләргә бай. Беренче чиратта - фолий кислотасы. Шулай ук җиләк күзәнәк мембранасын яхшырту, тире күзәнәкләрен яңарту үзлегенә ия. Җиләк яфрагы, сабагы һәм чәчәк...
-
Татар балаларына туган телдә белем бирү буенча начар эшләүче районнар билгеле
Энгель Фәттахов барлык муниципаль берәмлекләрдә дә татар телендә белем бирүче балалар бакчалары тикшереләчәген әйтте. (Казан, 16 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Мәктәпкәчә чор - туган телне өйрәнү өчен иң кулай вакыт. Бу җәһәттән туган телдә белем бирүче балалар бакчаларының нәтиҗәле эшләве, шулай ук, барлык бакчаларда сыйфатлы тел белеме бирүне оештыру бурычлары...
-
На Свияжских холмах впервые пройдет ночной этап «Гонки героев»
«Гонка героев ночь» предлагает участникам кардинально новый опыт активных выходных - экстремальный забег с препятствиями и яркое ночное шоу. (Казань, 16 августа, «Татар-информ»). 19 августа на территории города-курорта Свияжские холмы в ночное время будет проходить «Гонка героев». Старт первого забега - в 20.00, сообщают организаторы. «Гонка героев ночь» предлагает участникам...
-
Янгында 4 яшьлек баланың гомере өзелгән
Бу факт буенча БР Тикшерү комитеты тикшерү башлаган. (Казан, 16 август, «Татар-информ»). Иртән Башкортстанның Стәрлетакмак шәһәрендә торак йортларның берсендә янгын чыккан. Нәтиҗәдә, өч кеше хастаханәгә озатылган, ә 4 яшьлек бала урында һәлак булган. - Янгын турындагы хәбәр 5.34 сәгатьтә килгән. Һәлакәт урынына килгәч, 9 катлы йортта бер бүлмәле фатир януы...
-
Хәния Фәрхинең соңгы фатихасы (видео)
2016 елның декабрендә узган "Татар җыры-2016" бәйгесендә Хәния Фәрхигә берьюлы ике "Алтын барс" сыны тапшырылды. Җырчы фатиха дип әйтерлек белдерү ясады. Аның иң беренче "Барс" сынын Татарстанның бер районда урлаган булганнар икән. Җырчыга ул сын урынына башкасын бүләк иткән өчен, Хәния Фәрхи "Барс Медиа" компаниясе идарә рәисе Камил Гәрәевка рәхмәтен...
-
Казанда күренекле композитор Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды
Һәйкәл ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. (Казан, 16 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанның Зур Кызыл урамында - Казан дәүләт консерваториясе каршындагы скверда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында күренекле композитор, Татарстан Республикасы гимны авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды. Һәйкәл урнашкан скверга иртән үк республиканың иҗади җәмәгатьчелеге - язучылар,...
-
Зур эшләр кечкенә адымнардан башлана
Зур эшләр кечкенә адымнардан башлана. Сабада "Алмаз мебель" салонын булдырган Алмаз Аубакиров та шәхси эшмәкәрлеккә юлны кечкенә генә мунча бинасында яра. Юнарга-ышкыларга, шкафлар төзәтергә кечкенәдән маһир була ул. Саба һөнәр лицеенда укыганда шушы юнәлештә эшләү хыялы бөреләнә. Үзлегеннән күп өйрәнә һәм Мәскәүдә италия мебеле ясаучылар янында эшләп кайтырга өлгерә. Болары...