Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәләл пицца

Безнең өйдә пиццаны яратмаган кеше юк. Бу аңлашыла да: чөнки бу кайнар ризык кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле була. Пицца пешерү мәшәкатьле инде мәшәкатьлеккә, аның каравы, бик туклыклы. Пиццаны, гадәттә, мин пирожки камырыннан пешерәм. Камырны түбәндәгечә эшлим: башта табакка 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй калагы...

Безнең өйдә пиццаны яратмаган кеше юк. Бу аңлашыла да: чөнки бу кайнар ризык кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле була. Пицца пешерү мәшәкатьле инде мәшәкатьлеккә, аның каравы, бик туклыклы. Пиццаны, гадәттә, мин пирожки камырыннан пешерәм.

Камырны түбәндәгечә эшлим: башта табакка 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы он салып, яхшылап болгатам. Шуңа 1 стакан кап-кайнар су салып тагын бер кат болгатам да, читкә - суынырга алып куям. Суынгач, 1 стакан җылымса су, 3 йомырка сарысы, 1,5 чәй калагы сүпрә салып болгатам да, 4-5 стакан оннан камыр басам һәм җылы урынга 1-2 сәгатькә кабартырга алып куям. Шуннан эчлеккә тотынам. Пицца ысланган колбаса белән тәмле була, дисәләр дә, эчлеккә мин тик хәләл ризыклар гына салам.

Беренче катка - үрдәк һәм каз ите кушып чыгарылган фарш, икенчесенә - тозлап-борычлап кыздырылган суган (кишер салсаң, баллырак була, шуңа анысын салмыйм), өченче катка - иттарткычтан чыгарылган пешкән ит (анысын салмасаң да була), дүртечесенә - тышы алынган һәм суы сыгылган тозлы помидор салам, аннан майонез ягам, иң азактан кыргычтан уылган сыр сибәм дә духовкага озатам. Шунысын да аерып әйтим әле, тозлы помидор белән пицца аеруча тәмле чыга. Тозлы помидор урынына кыргычтан уылган, суы сыгылган тозлы кыяр да салырга була. Тагын бер нәрсә. Майонезның организм өчен зыянлы икәнлеген барыгыз да беләсездер. Зыянын киметер өчен пицца өстенә пицца өстенә ягыласы майонезга 1 йомырка күперетеп саламю Шул рәвешле, майонезга йомырка кушылганын үземнән башка беркем белми, беркем күрми кала.

Минем әллә күпме җирләрдә (хәтта бик кәттә рестораннарда) пицца ашап караганым бар. Тик аларның берсенең дә тәмен таба алганым юк. Пиццаның иң тәмлесе - өйдә - хәләл ризыклардан пешкәне инде ул! Бу фикер белән сез дә килешәсездер, шулаймы, аш-су пешерергә яратучы дусларым?

Азыгы мул хуҗаның кышы кыска булыр.

Венера Мәҗитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев