16 декабрь 2022 яңалыклары
-
Укытучылар ГТО тапшырды
Бүген Саба урта мәктәбендә укытучы-хезмәткәрләрнең ГТО комплексы нормативларын тапшыру фестивале үтте.
-
Буран купса, көриләр
Кышкы кәефебез юлларның кардан чистартылуына да бәйле
-
Канәфернең файдасы
Канәфернең дәвалау үзенчәлекләре күптән билгеле, Кытай медицинасында ул хәзер дә киң кулланыла. Бу хуш исле тәмләткеч бета-каротин, В төркеме витаминнары, С, Е витаминына, эфир майларына бай. Киптерелгән канәфер күп авырудан ярдәм итә.
-
Һәр күңелгә ачкыч таба белүчеләр
Тормыш иткәндә төрле кешеләр белән очрашырга туры килә. Кайберәүләр белән аралашкач күңелдә авыр тойгылар кала, икенчеләр сиңа яхшы кәеф бүләк итә. Алардан алган уңай энергия сине зур эшләргә илһамландыра.
-
«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Әкият» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм коллективның хәйрия концерты
14 нче декабрьдә «Әкият» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм коллектив безгә хәйрия концерты белән килде
-
Яңа елга көч җыябыз
2022 елның 25 ноябреннән 15 декабренә кадәр “Саба-АРЕНА» спорт мәктәбендә физик культура һәм спорт өлкәсен Цифрлы үзгәртү өлкәсендә өч номинация буенча «Минем спорт» конкурсы узды.
-
«Дөньядан киткәнче, күбрәк изгелек кылып калырга кирәк»
Узган атнада башкалабыздан күңелсез хәбәр килеп иреште. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлеге чикле булган, әмма шуңа да карамастан күп игелекле эшләр башкарып халык, бигрәк тә балалар күңелен яулаган якташыбыз, кечкенә буйлы, олы йөрәкле Регина Иванова вафат... Бу якыннары өчен генә түгел, безнең өчен дә тетрәндергеч хәбәр булды.
-
«Диңгезче якташыбыз” портрет-кичә
15 декабрь көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, «Өлкәннәр» клубының актив әгъзасы Мөхәммәдиев Равиль Рәшит улының 75 яшьлек юбилеена багышланган «Диңгезче якташыбыз” дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Равиль абый Саба урта мәктәбенең 11 нче сыйныфын тәмамлаганнан соң армиягә алына, Кара диңгез флотында хезмәт итә. Ул киләчәктә дә тормышын диңгез белән бәйли, Севастополь шәһәрендәге хәрби-техник училищеда укып, «гидроакустик су асты приборлары» белгечлеге ала, һәм 25 ел дәверендә диңгезче хәрби хезмәтен үти. Хәрби-Диңгез Флоты сафларыннан демобилизацияләнгәннән соң, Шәмәрдән бистәсенең ООО “Газпром трансгаз” берләшмәсендә өлкән охранник булып эшли.
-
Халык аны гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен яратты...
Бүген иртән җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булган. Аңа нибары 40 яшь кенә иде.
-
204 866 голов КРС необходимо идентифицировать до конца 2022 года
На сегодняшний день в Республике Татарстан насчитывается 636 354 голов крупного рогатого скота. По состоянию на 12.12.2022 идентифицировано унифицированными 11-значными номерами 431 488 голов КРС. Это 68% от общего количества.
-
2022/23 сезонында ФНТР командалар чемпионатының 2 туры
12-15 декабрьдә Чабаксарда 2022/23 сезонында ФНТР командалар чемпионатының 2 туры узды.
-
«Бәләкәч» балалар бакчасында җыелышлар үзенчәлекле үтә
Әти -әниләр җыелышы һәрвакыт актуаль һәм тормышта бик кирле тема:»Баланың юлдагы иминлеге», «Бала һәм юл йөрү кагыйдәләре»н үз эченэ алган иде.