Укытучылар ГТО тапшырды
Бүген Саба урта мәктәбендә укытучы-хезмәткәрләрнең ГТО комплексы нормативларын тапшыру фестивале үтте.
Бүген Саба урта мәктәбендә укытучы-хезмәткәрләрнең ГТО комплексы нормативларын тапшыру фестивале үтте. Фестивальдә 44 кеше катнашты. Укытучылар һәм хезмәткәрләр үзләрен урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү, гер күтәрү һәм башка төрләр буенча сынадылар. Фестиваль 100 баллы таблица буенча бәяләнде. Хатын-кызлар арасында Миләүшә Насыйбуллина -1нче, Наилә Галиева -2нче, Эльвина Нәбиуллина 3нче урыннарны алдылар. Ир-егетләр арасында мәктәп директоры Данис Яруллин-1нче, Ленар Вафин -2нче, Илназ Габдрахманов 3нче булды. Җиңүчеләр һәм призерларга медаль, Грамоталар, истәлеккә бүләкләр таршырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев