17 февраль 2021 яңалыклары
-
Саба муниципаль районының өстәл теннисы буенча ачык чемпионаты
14 февраль көнне САБА АРЕНА спорт мәктәбендә “Трейд Металл” эгидасы астында Саба муниципаль районының өстәл теннисы буенча ачык чемпионаты узды. Ярышлар "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы"на багышлап үткәрелде. Чемпионатта республикабызның Актаныш, Кукмара, Саба районы, Казан һәм Вятка Аланы шәһәрләреннән барлыгы 80гә якын спортчы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урыннарга Гадел Вәлимөхәммәтов (УОР), Данис Әхмәтҗанов, Искәндәр Хөсәенов (САБА-АРЕНА) лаек булды.
-
18 февральгә һава торышы
18 февральдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә -24..-29˚, аязганда -31..-36˚, көндез -16..-21˚. градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.
-
Озын гомернең нигезе - сәламәтлек
Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында " зур булмаган тренажер залы урнаштырылган. Анда һәр көнне интернатта яшәүчеләр актив рәвештә спорт белән шөгыльләнәләр . Актив яшәү рәвеше һәр кеше өчен бик мөһим. Даими тренировкалар ярдәмендә гәүдәдә энергия һәм авыруларга каршы торучанлык арта. Шулай ук физик күнегүләр организмда картаю процессларын да акрынайталар. Тренировка физик һәм психологик халәттә дә уңай чагылыш таба, хәтерне, кәефне яхшыртырга ярдәм итә.
-
Саба муниципаль районының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча чемпионаты
16 нче февральдә МБУ "Спорт комплексы"нда хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары булып узды.
-
Серле ачкычы белән күңелләрне иреккә чыгарды
Без, хатын-кызлар, бәхетне бер төрлерәк күз алдына китерәбез: ышанычлы ир, сау-саләмәт балалар, яраткан хезмәт. Кемдер гаиләсен алга куя, кемдер хезмәтен. Ә кайберәүләр тормышларында гаиләне дә, хезмәтне дә уңышлы алып баралар. Явлаштау авылы китапханәсе мөдире Тәгъзимә Галиеваны шул өченче төркемгә кертергә булыр иде.
-
Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә ПАО «АК БАРС» БАНК, гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә
Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкин һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйләрбез.
-
«Муса Җәлил – балаларның дусты»
16 февраль көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә герой – шагыйрь М.Җәлилгә - татар шагыйренә багышланган «Муса Җәлил – балаларның дусты» дип исемләнгән шигырь сәгате үткәрделәр. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, аның батырлыгы турында сөйләделәр. Чара барышында укучыларны китап күргәзмәсе материаллары белән таныштырдылар һәм тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү үткәрделәр.
-
ЧАҢГЫ ЮЛЛАРЫ КАБАТ «КЫЗДЫ»
Узган шимбәдә Сабинка елгасы буенда узган чаңгы ярышында 1000гә якын кеше стартка басты.
-
Россиядә кош итенә һәм йомыркага бәяләр артырга мөмкин
Кошчылык продукциясен тәкъдим итү сезонлы фактор һәм кош гриппы таралу аркасында кими.
-
«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком
Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.
-
«Возьми себе в пример героя» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате
15 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Г.Х.Садыйкова Шәмәрдән «Рост» лицееның 9 «Г» сыйныф укучылары өчен (кл.җит. Авхадеева А.В.) шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Возьми себе в пример героя» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара башында укучыларга шагыйрьнең катлаулы биографиясе, аның иҗаты һәм данлыклы «Моабит дәфтәре» турында сөйләнелде.
-
Ике тапкыр прививка ясату коронавируска каршы иммунитет барлыкка китерә
Вакцина составында коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан COVID-19 белән чирләп китү мөмкин түгел.
-
Татарстан белгечләре Якутия салкыннарына чыдый торган умарта оясы уйлап тапкан
«Мондый умарта оялары җиңел, кышкы чор өчен дә бик җылы, җәен анда бик уңайлы, ягъни термостат кебек», — ди Рөстәм Гыйләҗев.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә Виктор Александрович Киреевның концерты булып узды
16 нчы февральдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыкара конкурс лауреаты, Югары Ослан муниципаль районы Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Виктор Александрович Киреевның концерты булды.