Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЧАҢГЫ ЮЛЛАРЫ КАБАТ «КЫЗДЫ»

Узган шимбәдә Сабинка елгасы буенда узган чаңгы ярышында 1000гә якын кеше стартка басты.

«Россия чаңгы юллары-2021» һәм «Татарстан чаңгы юллары-2021» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары әлеге спорт төрен яратучыларны янә үзенә җыйды. Ярышлар төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен үзенә берләштерде. Уңайсыз табигать шартларында кайбер төбәкләр ярышның көнен күчерсәләр дә, районыбыз чаңгычыларына берни дә киртә була алмады. Район башлыгы Рәис Миңнеханов та нинди генә һава торышы булуына карамастан Сабада ярышларның зур оешканлык белән узуын билгеләп үтте. Катнашучыларга рәхмәтен белдереп, финишка исән-сау әйләнеп килүләрен теләде. Иң элек старт балалар бакчаларына бирелде. 200 метр араны кайсыберләре бик җитез, кемдер әти-әни, тәрбиячеләр ярдәменә таянып узса да, һәр сабый сәламәт тормыш рәвешенә тәүге адымнарын ясады. Аннан мәктәп укучылары җитезлектә сынашты. Стартка басучыларның күбесе 18 яшьтән 30 яшькә кадәргеләр иде. Финиш сызыгын иң беренчеләрдән булып Руслан Миңнегулов узды. Сәламәт яшәү рәвешен тормыш девизы итеп алганнар бер генә ярыштан да читтә калмый. Сабадан Әлфия апа Шәйдуллина да нәкъ шундыйлардан. «Чаңгы спорты — минем бөтен тормышым. Кечкенәдән чаңгыда йөрергә яраттым. Үземнең яшь категориясендә республика буенча бөтен ярышларда да катнашам. Узган атнада Алексеевскида узган чаңгы ярышында да 2нче урын яулап кайттым. Үземә 64 яшь булса да, спорттан аерыла алмыйм. Саф һаваның шифасы гына да ни тора. Спортны яратырга кирәк», – ди Әлфия ханым. Ул 55 яшьтән өлкәннәр арасында 2нче урын яулады. Старт һәр яшь категориясенә аерым бирелеп, иң соңыннан җитәкче хатын-кызлар һәм ир-атлар узышты. Чаңгы ярышы гадәттәгечә, күтәренке рухта үтеп, җиңүчеләрне башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов тәбрикләде.

Массакүләм старт нәтиҗәләре:

1-2 сыйныф укучылары арасында:

1 урын-Хәнипов Рөстәм;

2 урын-Миңнуллин Тәүфыйк;

3 урын-Галимуллин Рәсүл.

1-2 сыйныф кызлары арасында:

1 урын-Латипова Замира;

2 урын-Ярмиева Азалия;

3 урын-Рәхимова Элеонора.

3-4 сыйныф малайлары арасында:

1 урын-Даминов Самир;

2 урын-Заһидуллин Раяз;

3 урын-Абдуллин Сәрим.

3-4 сыйныф кызлары арасында:

1 урын-Шакирова Мәрьям;

2 урын-Мәрдәнова Зәлия;

3 урын-Шакирҗанова Әдилә.

5-6 сыйныф укучылары арасында:

1 урын-Бәшәров Данияр;

2 урын-Гарипов Фаил;

3 урын-Нигъмәтҗанов Камил.

5-6 сыйныф кызлары арасында:

1 урын-Сөләйманова Азалия;

2 урын-Салахова Алинә;

3 урын-Шакирова Язгөл.

7-8 сыйныф укучылары арасында:

1 урын-Галимҗанов Ришат;

2 урын-Хәнипов Зөлфәт;

3 урын-Насыйбуллин Рәсил.

7-8 сыйныф кызлары арасында:

1 урын-Шәрифуллина Галия;

2 урын-Фәсхетдинова Мәрьям.

9-11 сыйныф укучылары һәм аграр көллият студентлары арасында:

1 урын-Фәтхрахманов Айзат;

2 урын-Латипов Зиннәт;

3 урын-Солтанов Айдар.

9-11 сыйныф кызлары һәм аграр көллият студентлары арасында:

1 урын-Нуриева Диләрә;

2 урын-Закирова Диана;

3 урын-Вәлиева Кристина.

18 яшьтән 30 яшькәчә ир-атлар арасында::

1 урын-Миңнегулов Руслан;

2 урын-Хуҗин Рамил;

3 урын-Ланков Алексей.

18 яшьтән 30 яшькә кадәр булган хатын-кызлар арасында:

1 урын-Солтанова Илүзә;

2 урын-Хафизова Альбина;

3 урын-Муллахмәтова Флүзә.

30 яшьтән 40 яшькә кадәрге ир-атлар арасында:

1 урын-Шәрипов Марсель;

2 урын-Ганиев Данил;

3 урын-Хафизов Рәниф.

30 яшьтән 44 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында:

1 урын-Мөбәрәкова Алия;

2 урын-Заһидуллина Гөлнара;

3 урын-Миңнегулова Алинә.

40 яшьтән 50 яшькәчә ир-атлар арасында:

1 урын-Вәлиуллин Делүс;

2 урын-Алякимов Рушан;

3 урын-Мөбәрәков Альберт.

44 яшьтән 55 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында:

1 урын-Галимуллина Хәния;

2 урын-Фәсхетдинова Равия;

3 урын-Галимҗанова Алия.

50 яшьтән 60 яшькә кадәрге ир-атлар арасында:

1 урын-Шакирҗанов Дамир;

2 урын-Хәбибуллин Илдус;

3 урын-Миннебаев Альберт.

55 яшьтән һәм өлкәнрәк хатын-кызлар арасында::

1 урын-Миңнеханова Гөлсем;

2 урын-Шәйдуллина Әлфия.

60 яшьтән һәм өлкәнрәк ир-атлар арасында::

1 урын-Миңнегулов Әмин;

2 урын-Бәшәров Фәннур;

3 урын-Мәүлетов Рәис.

Ирләр арасында җитәкчеләр:

1 урын-Гарипов Ирек;

2 урын-Мәүлетов Булат;

3 урын-Хуҗин Илшат.

Хатын-кызлар җитәкчеләре арасында:

1 урын-Хуҗина Гөлчәчәк;

2 урын-Шәрәфиева Фәридә;

3 урын-Валимухаметова Фәридә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X