17 декабрь 2020 яңалыклары
-
Татарстан командасы “Имин көпчәк” бәйгесендә җиңгән
Татарстан Республикасы Президенты "Имин көпчәк” Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне котлады.
-
Путин: Россиядә ел ахырына кадәр хезмәт хакы 1,5 процентка артачак
Хезмәт хакының артуына да карамастан, халыкның реаль керемнәре кими.
-
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә дәүләт программасы буенча торак төзелеше бара
Кече Шыңар авылында Мирная урамында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"программасы буенча торак төзелеше бара. Төзелеш эшләрен "ПМК 159" ҖЧҖ башкара.
-
18 декабрьгә һава торышы
18 декабрьдә Татарстанда болытлы, аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар явачак, иртән һәм көндез буран булачак. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, иртән һәм көндез 15 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -4..-9˚, көндез 0..-5˚ градус. Кичкә таба -7..-12˚ градуска кадәр суытачак. Юлларда көчле бозлавык.
-
Рөстәм Миңнеханов район-шәһәрләрдә Яңа ел корпоративларын тыймаска кушты
«Безне бернинди карантин да, чикләүләр дә коткарып калмаячак, бары тик таләпләрне үтәп яшәргә», — дип өндәде Президент.
-
Шекше авыл җирлегендә Яңа ел бизәлеше
Шекше авыл җирлеге Яна ел утларын кабыза.
-
Миңнеханов «Татарстан шәһәр һәм район җитәкчеләре» китабын тәкъдим итүдә катнашты
Китап татар һәм рус телләрендә дөнья күргән.
-
М12 төзелеше 80 меңгә якын эш урыны булдырачак
Трасса Мәскәүдән Казанга бару вакытын ике тапкырга кыскартачак, шулай ук, 2,4 трлн сумга макроикътисади эффект бирәчәк.
-
Түбән Шытсу мәдәният йортында курчак театры тамашасы
Театральләштерелгән эшчәнлек балаларның һәрьяклап үсешендә зур роль уйный. Әкият персонажлары белән әзерләнгән тамаша мисалында балалар игелек, дуслык, гаделлек, хезмәт сөючәнлек дәресләрен белә. Балалар ачыграк, аралашучан була башлыйлар; алар үз фикерләрен төгәл формалаштырырга һәм аларны халык алдында сөйләп бирергә, әйләнә-тирә дөньяның нечкәлекләрен тоярга һәм бирергә өйрәнәләр.
-
Рөстәм Миңнеханов иң яхшы җирлек башлыкларына машина ачкычлары тапшырды
Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
-
Рөстәм Миңнеханов дүрт яшь татарстанлының Яңа ел теләген үтәячәк
«Теләкләр чыршысы» акциясендә республиканың муниципаль берәмлек башлыклары да катнашты, алар 60 баланың теләген үтәячәк.
-
Россиядә көнбагыш мае һәм шикәр комына бәяләр кимиячәк
Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев продуктларга бәяләрне тотрыклыландыру турындагы килешүләргә кул куйды.
-
Саба Яшь Гвардиясе - Татарстан Республикасында беренче!
16 декабрь көнне “Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчеләре киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Яшь Гвардия җирле бүлекчәләренең эшенә анализ һәм нәтиҗәләр ясалды. 2020 ел нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсенең “Иң яхшы җирле бүлекчәсе” конкурсында җиңүче булды. Саба Яшь Гвардиясе барлык әгъзаларын котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Урланган чыршы бизәмә
Бу көннәрдә оешмалар һәм район халкы Яңа елның төп атрибуты булган чыршы бизәү белән мәшгуль. Бу уңайдан Саба урман хуҗалыгы һәркемгә хезмәт күрсәтергә әзер. Чыршыларны турыдан-туры урманчылыклардан сатып алырга була. Бәяләре һәркемнең көченнән килерлек.
-
Гидрометеоүзәктә Россиядә ел фасылларының озынлыгы үзгәрүе турында белдерделәр
Роман Вильфанд фикеренчә, хәзер глобаль җылынуның тизлеге аеруча югары.