17 декабрь 2020 яңалыклары
-
Миңнеханов: Исерек шоферларны машина йөртү хокукларыннан шунда ук мәхрүм итәргә кирәк
Ел башыннан республика юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә барлыгы 200дән артык кешенең гомере өзелгән, аларның һәр дүртенчесе исерек шоферлар гаебе аркасында һәлак булган.
-
Татарстан юлында ике йөк машинасы бәрелешкән
Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчеләрнең берсенең башы һәм кулы җәрәхәтләнгән.
-
Хезмәтне саклауга салкын караш
Хезмәт кодексы нигезендә эш бирүче үз хисабына билгеләнгән нормаларга туры китереп, эшчеләрне махсус эш киеме, шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәргә, вакытында алыштырырга тиеш. Махсус киемнәрен юу да эш бирүче хисабына башкарыла. Шуңа да карамастан, район прокуратурасы тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясе белгечләре белән берлектә җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыятенең Мичән бригадасында үткәрелгән тикшерүләр әлеге таләпләрнең үтәлмәвен күрсәтте.
-
“Чәй эчсәң, борчуыңны онытырсың” дип исемләнгән музыкаль кунакханә
15 декабрь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара чәй көненә “Чәй эчсәң, борчуыңны онытырсың” дип исемләнгән музыкаль кунакханә оештырдылар. Чарада катнашучылар чәйнең килеп чыгышы, бу бәйрәмнең традицияләре белән таныштылар, чәй турында кызыклы фактлар турында сөйләштеләр. Кунаклар белән “Чәй турындагы җырларда кунакта”, “Халыкара чәй көне”ннән сүзләр җый”, Кем күбрәк чәй исемнәре белә”, Биеп, татлы ризыклар исеме әйт” кебек кызыклы музыкаль конкурслар оештырылды.
-
Россия авыл хуҗалыгы үзәге ничек итеп Татарстан фермерларына продукциядә ГМО булу-булмауны ачыкларга ярдәм итә
Үсемлекчелек бөтен дөньяда инде 30 елдан артык гена инженериясе бүләкләренә: корткычларга һәм салкынга чыдам үсемлекләргә, яңа культураларның тиз үсүенә һәм мул уңыш бирүенә сөенә. Әмма авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучыларның күпчелеген кеше һәм хайваннар өчен генетик яктан модификацияләнгән организмнарның куркынычсызлык мәсьәләсе борчый.
-
Татарстанның хәвеф-хәтәр төркемендә булучыларга коронавирустан прививканы язга кадәр ясарга тырышалар
Республикада "Спутник V" вакцинациясе башланды инде, "ЭпиВакКорон" препаратын 2021 ел башында көтәләр.
-
Татарстанда 303 медицина учреждениесен "коронавирус" кайнар линиясенә тоташтырачаклар
Медучреждениеләрне үзара элемтәгә кертү ун көн эчендә тәмамланачак.
-
Татарстанда ял көннәрендә салкынайтачак
Шимбә көнне -20 градуска кадәр салкын булачак.