Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 303 медицина учреждениесен "коронавирус" кайнар линиясенә тоташтырачаклар

Медучреждениеләрне үзара элемтәгә кертү ун көн эчендә тәмамланачак.

Татарстанда якын арада 303 медицина учреждениесен бердәм телефон элемтәсе белән тоташтырачаклар, бу аларны Covid-19 коронавирусы белән бәйле мәсьәләләр буенча кайнар линиягә тоташтырачак. Бу хакта кичә #ТатарстанОнлайн туры эфирында республиканың цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

«Хәзер без 303 медицина учреждениесен бердәм телефон элемтәсе белән бәйлибез. ТР Президенты безгә бу бердәм элемтәне булдыру бурычын куйды. Бүгенге көнгә без 303 медицина учреждениесенең 25ен элемтәгә керттек инде. Һәм якындагы ун көндә  бердәм челтәр булсын өчен бу берләштерү төгәлләнәчәк", - дип аңлатты министр.

Россиядә, шул исәптән Татарстанда Covid-19 буенча яңа кайнар линия эшли башлады. Хәзер белгечләр белән 122 номер буенча элемтәгә керергә мөмкин.

Кайнар линия эше турында тулырак Sntat.ru сайтында укыгыз.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев