18 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Тугызынчы сыйныф укучыларына аттестатны ике фән нәтиҗәләре буенча бирәчәкләр
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов тугызынчы сыйныф укучыларына аттестат бирү турында сөйләде.
-
19 гыйнварда 20 градуска кадәр суык булуы көтелә
Алдагы төндә томан, сишәмбе көнне көндез бераз кар явуы фаразлана.
-
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 прививка ясарга мөмкин булган медицина учреждениеләре исемлеген төзеде
Республикада барлыгы 57 урында коронавирустан вакцина ясарга әзерләр.
-
2020 елда Казанда коронавирус аркасында аерылышулар саны кимегән
2020 елда аерылышу турында 4 меңгә якын акт теркәлгән, бу 2019 елга караганда 18 процентка кимрәк.
-
Казанда иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр рейтингы төзелде
Эш бирүчеләр кайбер хезмәткәрләргә аена 200 мең сумга кадәр эш хакы тәкъдим итә.
-
Балалар уйлап табулар көне
Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 2021 нче елның 17 нче гыйнварында "Балалар уйлап табулары көне" дип исемләнгән уен программасы уздырды.
-
«Хозур» нәшрият йортында «Намаз уку тәртибе» китабы чыкты
Әлеге басмада тәһарәт алу һәм намаз уку тәртибе рәсемнәр белән күрсәтеп аңлатыла.
-
Татарстанда башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән яңа дәреслек әзерлиләр
Әзер дәреслекләр Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты партнерлары - полилингваль мәктәпләр һәм мәгариф оешмалары базасында тикшерелә.
-
Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык өчен югары счетлар турында әйтте
Президент бу мәсьәлә буенча халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген белдерде.
-
Физик тәрбия укытучыларының семинары
Шәмәрдән лицее базасында физик тәрбия укытучылары өчен семинар үтте. Семинар программасы буенча Шәмәрдән лицее физик тәрбия укытучылары Сафин Р.Р., Дружкова М. Г. һәм “Яшьлек” яшьләр үзәге тренеры Вайисов У. Р. чыгыш ясады. Семинарның практик өлешендә Никифорова Э.Г. чаңгы дәресенә кереш күнегүләр, Газизов Д.И., Хәйруллин Д. Р. чаңгыда йөрү техникасын күрсәттеләр. Семинар катнашучылар тарафыннан югары бәя алды, тәкъдим ителгән эш тәҗрибәсенең гамәли кыйммәте билгеләп үтелде.
-
Язгы чәчүгә әзерлек эшләре
Мичән авыл җирлегенә кергән җаваплылыгы чикләнгән "Саба" җәмгыятенең Мичән филиалында урнашкан ремонт мастерскойларында киләсе сезонга язгы кыр эшләренә әзерлек зур оешканлык белән бара. Машина, трактор ремонтыннан тыш, язгы чәчү агрегатларын төзекләндерү, тырма җыю эшләре дә башкарыла. Галимуллин Айдар һәм Хадиев Ильфар үз эшләрен яратып намус белән башкарабыз, киләсе елларда да игеннәр мулдан булсын диләр!
-
18 гыйнварда Россиядә коронавирустан күмәк вакцинация башлана
РФ Президенты Владимир Путин коронавирус белән көрәшне активлаштырырга кушты.
-
2021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла
Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.
-
«Бүгеннән мин ятим» — Әнвәр Нургалиевның әтисе үлгән
Әнвәр Нургалиев, әтисе вафат килеш, кичә Казанда концерт куйган.
-
16 гыйнвар көнне районыбызның иң өлкән кешесе - Оет авылында яшәүче Хәкимә Әхмәтгалим кызы Закировага 104 яшь тулды
Бер гасырдан артык гомер кичергән Хәкимә әбине район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов тәбрикләде. Шулай ук "Туган як" җәмгыяте җитәкчесе Илфат Мөхәммәтов, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов котладылар.