Саба таңнары

«Бүгеннән мин ятим» — Әнвәр Нургалиевның әтисе үлгән

Әнвәр Нургалиев, әтисе вафат килеш, кичә Казанда концерт куйган.

Әнвәр Нургалиевның әтисе вафат. Ул бу хакта инстаграмда хәбәр итә. Җырчыгың әнисе узган ел үлеп киткән иде. Әтисе дә ялгыз озак яшәмәде. «17 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 9да әтием дә безне ташлап китте. Бушлык. Әлегә берни дә аңламыйм. Авыр. Бәлки мине кайберәүләр бүгенге концерт өчен хурлар. Ләкин минем тамашачыма кайгымны сөйләргә хокукым юк иде. Иртәгә әтиемне соңгы юлга озатабыз. Мин горурмын Мәрүәр улы булуым белән! Әтием, әнием, рәхмәт сезгә! Аллаһ бирса, һәр концертым, белгән догаларым белән сезне данлап яшәрмен. Бүгеннән мин ятим…» — дип яза ул.

 

Реклама

Сәхнәдәшләре һәм инстачылар җырчының тирән кайгысын уртаклаша. 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: intertat.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: