18 май 2021 яңалыклары
-
Курсабаш авылында яшәүче Сәләхиева Сафура Шәвәли кызына - 90 яшь
15 май көнне Курсабаш авылында яшәүче Сәләхиева Сафура Шәвәли кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы юбилей уңаеннан Президент В.В. Путинның котлау открыткасын, район, авыл җирлеге исеменнән махсус әзерләнгән бүләкләрне Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А. Р. Гыймадиев тапшырды. Аңа киләчәктә дә кадер-хөрмәттә яшәвен телибез.
-
Татарстан яшьләрен "Наше время - Безнең заман" конкурсында катнашырга чакыралар
Татарстан халкы «Наше время — Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты Республика фестивалендә катнаша ала.
-
Татарча хаталы язылган иң күп элмә такталары тапкан ун кеше кыйммәтле бүләк алачак
Татарстанда хаталы элмә такталарын табучылар арасында бәйге игълан ителде.
-
Урманчылар патрульләрне көчәйтә: аномаль эсселек аркасында Казан янында ял итү урыннарын ябарга мөмкиннәр
Татарстанда ун еллык тынлыктан соң беренче тапкыр алты урман янгыны теркәлгән.