18 май 2021 яңалыклары
-
Татарстанда меңнән артык кешегә талпан кадалган
Аеруча Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Бөгелмә районнарында яшәүчеләр талпаннан зыян күргән.
-
Татарстанда эшчеләр өстенә йорт дивары җимерелгән
Коткаручылар зыян күргән ир-атларны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.
-
Мичәнбаш авылында яшәүче Газизова Сания Шакир кызына - 90 яшь
Газизова Сания Шакир кызы 1931 елның 17нче маенда Мичәнбаш авылында туган. Мичәнбаш башлангыч мәктәбендә 4 сыйныф белем алган, аннары Шәмәрдән урта мәктәбендә 5 сыйныфны укыган. Сугыш башлангач, 13 яшеннән, колхозда тракторист ярдәмчесе булып эшләгән. 16 яшеннән урман чыгарып вагон төягәннәр. Сугыш беткәннән соң да, үз эшенә тугры булып колхозда эшләвен дәвам итеп, лаеклы ялга да Киров исемен йөртүче колхоздан чыккан.
-
Җиңел атлетика ярышлары
18нче май көнне Байлар Сабасының «Олимп» стадионында мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика ярышы үтте. 1-11нче сыйныф укучылары кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, эстафета, озынлыкка сикерү буенча үзара көч сынашты.
-
Балалар оешмаларының “Барабаны играют сбор” фестивале
Бүген Язлы Арташ авылының ямьле аланында Пионер туган көнгә багышланган балалар оешмаларының “Барабаны играют сбор” фестивале үтте. Анда уку елы дәвамында республикакүләм һәм районкүләм конкурсларда призлы урыннар яулаган һәм актив катнашкан укучыларга, педагог-оештыручыларга грамоталар тапшырыла.
-
Образовательная акция «Всероссийский налоговый диктант»: участвуем вместе!
С 17 по 30 мая в России стартует масштабная образовательная акция – «Всероссийский налоговый диктант».
-
19 майга һава торышы
19 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка күчүчән талгын җил исәчәк, урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә +15.+20˚, көндез +28.+33˚ градус җылы булачак.
-
Шәмәрдән авыл җирлегендә юлларны төзекләндерү эшләре узды
Шәмәрдән авыл җирлегендә "МДСУ-1" ҖЧҖ белән контракт нигезендә юл-урам челтәре тамгасы һәм асфальт-бетон катламын чокырларын ремонтлау эшләре башкарылды.
-
"Бердәм Россия” партиясеннән алдан тавыш бирүдә катнашучыларның халык белән очрашулары башланып китте
Кичә райондашларыбыз белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, ТР Дәүләт Советы депутаты, “СМУ-88” компанияләр төркеме директоры Илья Вольфсон, Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, Казан медицина көллияте укытучысы Марина Сәгъдиева, Казан энергетика көллиятенең информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов очрашты.
-
“Музейлар иле – хәзинәле дөнья” дип исемләнгән китап күргәзмәсе
18 май көнне Саба район китапханәсендә, Халыкара музейлар көне уңаеннан, “Музейлар иле – хәзинәле дөнья” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә дөньядагы һәм илебездәге төрле шәһәрләр, андагы матур архитектуралы урыннар, бай хәзинәле музейлар турындагы китаплар тупланды. Көн дәвамында күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде
-
Иске йортлар сүтү
Олы Кибәче авыл җирлегендә җирлек милкендә булган иске йортлар сүтелә. Бу эштә "Яшен" оешмасы техника белән ярдәм итә.
-
Вильфанд: Эсселек метеоүзәкләр тарихында теркәлгән рекордны да узып китәргә мөмкин
Соңгы рекорд +29,1 градус тәшкил иткән һәм XIX гасыр ахырында куелган.
-
Казандагы иң зур фонтан Түбән Кабан күлендә эшли башлады
Йөзә торган фонтандагы су агымы 32 метр биеклеккә җитә.
-
"Saba balahoner" программасы кысаларында "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр журналистика, газета чыгару эше белән танышып, үз куллары белән эшләргә өйрәнделәр
Фоторепортаж.
-
Актуальные вопросы при применении специальных налоговых режимов рассмотрят на вебинаре
20 мая 2021 года в 10:00ч. УФНС России по Республике Татарстан приглашает на информационный вебинар на тему: «Актуальные вопросы при применении специальных налоговых режимов налогообложения».