Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда эшчеләр өстенә йорт дивары җимерелгән

Коткаручылар зыян күргән ир-атларны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.

Бүген Нурлатта Интернационалистлар урамындагы бер катлы йортта кирпеч дивар җимерелеп төшкән, дип сөйләделәр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.


Бу хәл турында хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 номеры буенча кичке сәгать дүрттә килгән. Җимерелеп төшкән кирпеч өеме астында ике эшче калган.

Коткаручылар зыян күргән ир-атларны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган. Һәлакәт сәбәбе ачыклана.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев