Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мичәнбаш авылында яшәүче Газизова Сания Шакир кызына - 90 яшь

Газизова Сания Шакир кызы 1931 елның 17нче маенда Мичәнбаш авылында туган. Мичәнбаш башлангыч мәктәбендә 4 сыйныф белем алган, аннары Шәмәрдән урта мәктәбендә 5 сыйныфны укыган. Сугыш башлангач, 13 яшеннән, колхозда тракторист ярдәмчесе булып эшләгән. 16 яшеннән урман чыгарып вагон төягәннәр. Сугыш беткәннән соң да, үз эшенә тугры булып колхозда эшләвен дәвам итеп, лаеклы ялга да Киров исемен йөртүче колхоздан чыккан.

1956нчы елда Газизов Газим Газиз улына кияүгә чыккан, 4 бала үстергәннәр (3 малай, 1 кыз). Кызганычка каршы, 2007 елда Сания апаның тормыш иптәше вафат була. Хәзерге көндә Сания апаның 11 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Сания апа Шакир кызы Мичәнбаш авылында улы Равил гаиләсе белән гомер кичерә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев