18 август 2014 яңалыклары
-
Яшел Үзән балыкчысы 73 килограммлы балык тоткан [эксклюзив фотолар]
Яшел Үзәндә яшәүче Виталий Кадякин һәм Сергей Чихирин гигант размерлы - 2 метр 20 сантиметр озынлыктагы 73 килограммлы җәен балыгы тоткан.
-
Минзәләдә йомырка зурлыгындагы боз яуган [+фото]
Кичә иртән Минзәләдә көчле яңгыр һәм боз яуган. Тәрәзәләр, бина диварлары, автомобильләр зыян күргән. Җирле халык социаль челтәрләрдә фотолар урнаштыра. Фотолар http://intertat.ru сайтыннан алынды.
-
Сабада машина юл читенә төшкән: 4 кеше зыян күргән [+фото]
14 август көнне 20 сәгать 35 минутта Казан-Шәмәрдән юлының 103 чакрымында юл-транспорт һәлакәте була. 1977 елгы чит ил машинасы шоферы юл иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый һәм, идарәне югалтып, юл читенә төшеп китә. Нәтиҗәдә, машина шоферы һәм 1976, 1977, 1978 елгы пассажирлар төрле тән җәрәхәтләре белән Саба үзәк хастаханәсенә озатыла.
-
Сабаның ювелир эшләнмәләр кибете район үзәгендә лотерея уены оештырды [фоторепортаж]
Шимбә көнне бистәбезнең үзәк мәйданында Сабаның ювелир эшләнмәләр кибете үз сатып алучылары арасында лотерея уены оештырды. Ул төрле кызыклы конкурслар, музыкаль чыгышлар беләр үрелеп барды. Супер приз - чит илгә 80 мең сумлык юлламага Казан кешесе ия булды.
-
Татарстанда туй кортежы һәлакәткә очраган: зыян күрүчеләр бар
Татарстанның Чүпрәле районында туй кортежының берьюлы биш машинасы юл-транспорт һәлакәтенә очраган. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һәлакәт нәтиҗәсендә, 5 кеше зыян күргән, шул исәптән 1 бала. Алар барысы да Буа үзәк район хастаханәсенә озатылган. Бер өлкән кеше һәм бер бала хастаханәгә озатылган, калган өч кешенең хәле канәгатьләнерлек....