Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда туй кортежы һәлакәткә очраган: зыян күрүчеләр бар

Татарстанның Чүпрәле районында туй кортежының берьюлы биш машинасы юл-транспорт һәлакәтенә очраган. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һәлакәт нәтиҗәсендә, 5 кеше зыян күргән, шул исәптән 1 бала. Алар барысы да Буа үзәк район хастаханәсенә озатылган. Бер өлкән кеше һәм бер бала хастаханәгә озатылган, калган өч кешенең хәле канәгатьләнерлек....

Татарстанның Чүпрәле районында туй кортежының берьюлы биш машинасы юл-транспорт һәлакәтенә очраган.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һәлакәт нәтиҗәсендә, 5 кеше зыян күргән, шул исәптән 1 бала. Алар барысы да Буа үзәк район хастаханәсенә озатылган. Бер өлкән кеше һәм бер бала хастаханәгә озатылган, калган өч кешенең хәле канәгатьләнерлек.

ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге хәбәр итүенчә, авариядә "домино" принцибы буенча 5 машина бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә, ведомство мәгълүматлары буенча, бер кеше зыян күргән.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев