19 март 2019 яңалыклары
-
Песошин: Быел Татарстанда язгы ташу киеренке сценарий буенча баруы мөмкин
Премьер-министр язгы ташу чорында су басу ихтималы булган районнарны атады.
-
«Алар бит әле исән!» — Салават Фәтхетдинов изге эш башкара [фото]
Халыкның шундый әйтеме бар: игелекле эшнең иртәсе-киче юк. Россия Балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Салават Фәтхетдинов моңа, чын мәгънәсендә, ныклы дәлил булып тора. Балаларга ярдәм белән 30 елдан артык шөгыльләнүче легендар җырчы бүген чираттагы игелекле һәм зур эш башкарган.
-
Диния нәзарәтендә никах һәм исем кушу таныклыкларының яңа бердәм үрнәге эшләнде
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә никах һәм исем кушу таныклыкларының яңа бердәм үрнәге эшләнде. Документларның макетлары ТР МДН Президиумы тарафыннан агымдагы елның февралендә расланды. Хәзер алар сатуга да чыкты. Таныклыкларны “Хозур” нәшрият йортының Казан шәһәре, Тукай урамындагы 36нчы йортта урнашкан фирма кибетендә сатып алырга була.
-
Гафурова Ләйсән Зөфәр кызы «Ел тәрбиячесе-2019» республика һөнәри осталык конкурсының “Педагогик илһам” номинациясендә җиңүче булды
2019 елның 11 мартыннан 15 мартына кадәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе-2019» республика һөнәри осталык конкурсы финалы узды.
-
Яшьләр нигә кырыла?
Пенсия яшен арттырып куйгач, күпләр, бу яшькә җитәсебез юк икән дип уфтанып куйды. Ялга чыгып, оныклар сөяргә вакыт калырмы, янәсе? Депутат Александр Владимиров та, ир-атлар 65 яшьтә ялга китәргә тиеш, дигән фикерне күтәреп чыккан иде. Кызганыч, үзе дә бу яшькә җитәсенә төгәл ышанса да, 53 яшендә бакыйлыкка күчте. Җырчы Юлия Началованың – 38 яшендә, “Эфир” телеканалында алып баручы Алексей Кулешовның кичә 39 яшендә дөньялыктан китүе бөтенләй күңелне төшерә. Икесе дә табиблар янәшәсендә, хастаханәдә була. Җырчының сәламәтлеге начар булган. Алексей үпкәсе ялкынсынудан үлгән, диләр.
-
Нурсолтан Назарбаев отставкага китә
Нурсолтан Назарбаев Казахстан белән 1990 елдан бирле идарә итә.
-
Миңнеханов Шәймиевне үзмәшгуль булырга үгетләве турында шаян видео интернетта таралды
Татарстан һөнәри керемнең 4 проценты күләмендә салым кертелгән пилот төбәкләр исемлегенә керде.
-
Мәктәп КВН Лигасының финал уеннары
15 март көнне Балалар иҗаты үзәге базасында уку елы дәвамында барган КВН мәктәп лигасы уенының финал этабы узды.
-
Ришат Фазлыйәхмәтов сәхнәдән китмәскә булган
Ришат Фазлыйәхмәтов үзенең инстаграмында сәхнәдән китәм дип язган иде. Чынлыкта аның инстаграм битен «взломали» икән.
-
Ничек чыдасын соң йөрәк?
Соңгы көннәрдә санкцияләр сугышына бәйле матавык йөрәк авыртулы россиялеләргә каты итеп китереп сукты: даруханәләрдә кардарон дип аталган дару юкка чыкты. Моның нәрсә икәнен белү өчен, вәзгыятьне аңлатыйк: йөрәк тибеше бозылу нәтиҗәсендә бик күп кешегә кинәт үлем куркынычы яный. Кардарон (икенче исеме амиодарон) йөрәк ритмын җайга салырга булыша һәм үлем куркынычын киметә.
-
"Ел китабы" бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге билгеле
Татарстан нәшриятларында 2017 елда дөнья күргән, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китапларны китапханәләр мәгълүматы буенча билгелиләр.
-
Айгөл Бариева: «Бернинди дә оятсыз әйбер күрмим!»
Айгөл Бариеваның инстаграмга бар халык күзе алдына кыска ачык түшле күлмәк киеп төшкән интим фото һәм видео куюы интернетта шау-шу куптарды. Җырчының киемен һәм үзен тәнкыйтьләп, тыйнаксызлыкта гаеплиләр.
-
Сәрдә авыл клубы үзешчән артистлары Иштуган мәдәният йортында чыгыш ясадылар
17 март көнне Сәрдә авыл клубы үзешчән артистлары Иштуган мәдәният йортында чыгыш ясадылар.
-
“Ватаным Татарстан” газетасы тарихында беренче хатын-кыз баш мөхәррир билгеләнде
Бүген Гөлнара Сабирова редакция коллективына тәкъдим ителде.
-
Диңгездә батучы Кытай кешесен коткарган Башкортстан туристын эзлиләр
Диңгезгә еракка йөзеп кереп киткән ир-атны Россия туристлары судан алып чыгып, беренче ярдәм күрсәткән.