Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр нигә кырыла?

Пенсия яшен арттырып куйгач, күп­ләр, бу яшькә җитәсебез юк икән дип уф­танып куйды. Ялга чыгып, оныклар сөяргә вакыт калырмы, янәсе? Депутат Александр Владимиров та, ир-атлар 65 яшьтә ялга китәргә тиеш, дигән фикерне күтәреп чыккан иде. Кызганыч, үзе дә бу яшькә җитәсенә төгәл ышанса да, 53 яшендә бакыйлыкка күчте. Җырчы Юлия Нача­ло­ваның – 38 яшендә, “Эфир” телеканалында алып баручы Алексей Куле­шовның кичә 39 яшендә дөнья­лыктан китүе бө­тенләй күңелне төшерә. Икесе дә табиб­лар янәшәсендә, хаста­ханәдә була. Җыр­чының сәламәтлеге начар булган. Алексей үпкәсе ялкынсынудан үлгән, диләр.

Алексей Кулешов Самара шәһәрендә туган. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. Башта ул – Яшел Үзән телевидениесендә, аннары  “СТС” – Казань” каналында яңалыклар хез­мәтен­дә, Татарстанның Экология ми­нистр­­лы­гында  “Альтернатива” телес­ту­дия­сендә эшли. “Эфир” телеканалында – 2003 елдан бирле. Башта Алексей Кулешов яңалыклар хезмәтендә хәбәрче була, аннары “Город” һәм “Тема” тапшыруларын алып бара.
Яшьләрнең шулай иртә китүенә йөрәк әрни. Нәрсәгә бәйле соң бу? Сәламәт­легебезгә битараф булумы? Авыргач та, үзебезгә вакыт тапмыйча, дөнья малы артыннан куумы? Башта мең төрле уй. Үзем дә шул яшьтә. Бер карасаң, тормышның иң матур мәле. Тормыш тәртиптә, балалар үсүенә шатланып яшибез. Алда  эшләнәсе эшләр дә байтак. Тик үлем алдында без  барыбыз да көчсез.  Пенсиягә чыгу турында хыялланган булабыз тагын. Безнең әбиләрдән дә бәхетле кеше булмаган икән ул. Җир җимертеп эшләгән, аяк астындагы үлән белән дә­валанган да 90га җиткән. Бер-ике бала бе­лән генә калмаган, иң аз дигәндә,  бер гаиләдә 5-6 бала булган. Пенсия яшен дә күр­гән алар. 50 яшьтән ялга чыгып, 40 ел пенсия алып, балаларына, оныкларына булыша  алганнар.  Түрә­ләрнең пенсия яшен арттыруларына да гаҗәпләнәсе юк. Кайберәүләр 70 яшендә дә әби дигәнне яратмый, әле дә актив тормыш белән яши. Ә безнең буын? Алар озак яши алмый. Медицина алга киткән XXI гасырда халык кырыла. Бу  юлларны язганда, авылыбыз мулласының сүз­ләре искә төшә. “Әҗәл вакыты бер минут  соң  да булмас, алдан да килмәс”, – дия торган иде ул.

Фото: https://pixabay.com | Fotorech

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев