19 апрель 2021 яңалыклары
-
Опрос организаций для определения потребности в кадрах в области информационной безопасности
Министерство труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан сообщает об организации Министерством труда и социальной защиты Российской Федерации опроса организаций для определения потребности в кадрах в области информационной безопасности.
-
Миннебаев Рамил Рафыйк улы призына “КӨРӘШ” буенча ярыш
16нчы апрель көнне Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет-интернат мәктәбенең спорт залында Икшермә мәктәбен 1979 елда тәмамлаган Миннебаев Рамил Рафыйк улы призына “КӨРӘШ” буенча ярыш узды. Әлеге ярышта Саба, Теләче, Мамадыш, Кукмара районнары көрәшчеләре катнашты. Призлы урын алган көрәшчеләр диплом, медаль, акчалата бүләк белән, ә командалар диплом, кубок белән бүләкләнделәр. Гомуми нәтиҗә: I урын – Икшермә командасы, II урын – Саба командасы, III урын – Симет командасы. Котлыйбыз! Алга табада уңышлар телибез!
-
«Алты кызга бер кияү» пьесасы буенча спектакль
16нчы апрель көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» пьесасы буенча спектакль куелды. Аны Сбербанк, Россельхозбанк, Ак барс банк хезмәткәрләре әзерләде. Тамашачылар спектакльдән ләззәт һәм гыйбрәтле тормыш дәресе алдылар. Туфан Миңнуллинның лирик комедиясе предприятие бухгалтериясендә хатын-кызлар коллективында бара.
-
Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцинацияләнде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Covid-19 коронавирсыннан вакцина ясатты. Ул бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде
-
Татарстанда юлларны ремонтлауга илкүләм проект буенча 12 млрд сум тотылачак
Юл-төзелеш эшләре республиканың барлык зур шәһәр агломерацияләрендә узачак.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары "Дөньяның бәллүр йөрәге" халыкара конкурс җиңүчеләре
18 апрель көнне Казан шәһәренең "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә ел саен үткәрелә торган "Дөньяның бәллүр йөрәге" халыкара конкурсы узды. Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалыннан халык уен кораллары бүлеге укучылары катнашты.