19 апрель 2021 яңалыклары
-
Буген районның өч мәктәбендә шахмат зонасы ачылды
Татарстан мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча пилот проектлары эшли башлады.
-
Оет авыл клубында "Туган телемдә былбыл сайратам" дип исемләнгән концерт
Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре Оет авыл клубында "Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы"на багышланган "Туган телемдә былбыл сайратам" дип исемләнгән тематик концерт оештырдылар.
-
Фәррахов: Дәүләт Думасында хатын-кызлар саны мәсьәләсен сайлаучы хәл итәргә тиеш
Әмма нәтиҗәле һәм тотрыклы үсеш өчен компаниядә ике җенес вәкилләре һәм төрле милләт кешеләре тәкъдим ителергә тиеш, дип искәртте спикер.
-
20 апрельгә һава торышы
20 апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә 0..-5, көндез +7..+12° градус.
-
Казанда «КАМАЗ» машинасы велосипедчыны таптатып үтергән
Велосипедчының шәхесе ачыклана.
-
Каралтылган пыялаларны ачыклыйлар
Республикада 19 апрельдән 28 апрельгә кадәр пыялалары яктылык үткәрүчәнлеге буенча техник регламент таләпләренә туры килмәгән транспорт чараларын ачыклауга юнәлдерелгән профилактика чарасы үтә. Кагыйдәләрне үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак.
-
"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәптә укытуга психологик-эмоциональ әзерләү" темасына район семинары
Сабаның 4нче номерлы «Кыңгырау» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәптә укытуга психологик – эмоциональ әзерләү»темасына район семинары узды. Баланың мәктәпкәчә белем алуга психоэмоциональ әзерлеге — ул мәктәпкәчә яшьтәге балачак чорында шәхеснең психик үсешенең иң мөһим нәтиҗәләреннән берсе.
-
Бөек Ватан сугышы ветераннарына юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздыру планлаштырыла
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика чаралары планын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021 елның 29 апрелендә 14:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздыру планлаштырыла.
-
“Игенче” җәмгыятендә көзге культуралар, күпьеллык үләннәрне тамырдан тукландыру һәм тырмалау эшләре бара.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә көзге культуралар, күпьеллык үләннәрне тамырдан тукландыру һәм тырмалау эшләре бара.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Виктория» Халыкара конкурсы призерлары
18 апрель көнне Казан шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр иҗатының «Виктория» Халыкара фестиваль-конкурсы булып узды, анда балалар сәнгать мәктәбенең музыка һәм рәсем бүлеге укучылары катнашты.
-
Ветеран хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы турниры
17нче апрельдә «Саба-Арена» спорт мәктәбе базасында ветеран хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы турниры булып узды (40+). Бүләкләү тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты: Саба районы волейбол федерациясе рәисе Фәнис Таһир улы Вәлиев, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Рамазан улы Гарипов.
-
«Игенче» җәмгыятендә өмә оештырылды
17нче апрель көнне җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыятендә өмә оештырылды. Барлык хуҗалык эшчеләре көче белән терлекчелек фермалары, машина-трактор парклары, амбар, административ бина территорияләре чүптән арындырылды.
-
«Созвездие-Йолдызлык 2021» фестиваленең суперфинал нәтиҗәләре
18 апрель көнне «Созвездие-Йолдызлык 2021» фестиваленең суперфиналы узды. Саба балалар сәнгать мәктәбеннән 94 укучы катнашты. Суперфиналның нәтиҗәләре буенча "Асылташ "бию коллективы (җит. Гарипова Гүзәл Марат кызы), "Яшьлек"бию коллективы (җит. Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы), «Тамчы» вокаль ансамбле (җит.Харрасова Лилия Альберт кызы) икенче турга уздылар.
-
«Татарстанның чиста урманнары» Республика табигатьне саклау акциясе
2021 елның 19 апрелендә Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе старт ала. Быел ул 2 этапта узачак: 19 апрельдән 19 июньгә кадәр һәм 13 сентябрьдән 13 ноябрьгә кадәр.
-
"Сәламәт буласың килсә" дип исемләнгән әңгәмә
15нче апрель көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә фельдшер катнашында "Сәламәт буласың килсә" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.Китапханәче “Сәламәтлек зур байлык” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Фельдшер яшелчә һәм җиләк-җимешнең сәламәтлеккә файдасы һәм гипертония кебек күп кенә проблемалар турында әңгәмә үткәрде. Ул гипертониянең нәрсә икәнлеге, аның килеп чыгуына нинди сәбәпләр һәм факторлар йогынты ясавы, бу авыруны ничек кисәтергә һәм булдырмаска кирәклеге турында җентекләп сөйләде.