Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Сәламәт буласың килсә" дип исемләнгән әңгәмә

15нче апрель көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә фельдшер катнашында "Сәламәт буласың килсә" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.Китапханәче “Сәламәтлек зур байлык” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Фельдшер яшелчә һәм җиләк-җимешнең сәламәтлеккә файдасы һәм гипертония кебек күп кенә проблемалар турында әңгәмә үткәрде. Ул гипертониянең нәрсә икәнлеге, аның килеп чыгуына нинди сәбәпләр һәм факторлар йогынты ясавы, бу авыруны ничек кисәтергә һәм булдырмаска кирәклеге турында җентекләп сөйләде.

Ул артериаль кан басымын ничек дәваларга кирәклеген сөйләде һәм гипертонияне дәвалау барышында табибның шәхси дәвалау планын төзер өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ассызыклады. Шулай ук гипертония кебек авырудан котылу өчен сәламәт яшәү рәвеше алып бару яки артериаль кан басымы күтәрелү турында бик кыйммәтле мәгълүмат белән уртаклашты. Чарада катнашучылар бик кызыксынып тыңладылар, үткәрелгән чарадан бик канәгать калдылар, һәм кешеләр өчен мөһим булган темалар турында фикер алышу өчен киләчәктә очрашуга өмет белән таралыштылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев