Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ветеран хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы турниры

17нче апрельдә «Саба-Арена» спорт мәктәбе  базасында ветеран хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы турниры булып узды (40+). Бүләкләү тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты: Саба районы волейбол федерациясе рәисе Фәнис Таһир улы Вәлиев, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Рамазан улы Гарипов.

Ветеран хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы турниры нәтиҗәләре (40+):

1 урын-Шәмәрдән командасы;

2 урын-Ягодки командасы;

3 урын-Саба җыелма командасы.

«Иң яхшы уенчы» номинациясендә: Юнысова Алсу (Шәмәрдән); Шәрәфиева Фәридә (Саба җыелма командасы); Котдусова Диләрә (Ягодки); Фәйзрахманова Рузалия (Саба җыелма командасы).

Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев