20 май 2021 яңалыклары
-
Бензовоз һәм «ГАЗель» бәрелешү сәбәпле, Минзәлә районында М7 юлында хәрәкәт чикләнгән
Машина йөртүчеләргә юлда игътибарлы булырга, вакытлыча куелган билгеләргә һәм юл хәрәкәтен көйләүченең сигналларына игътибар итәргә, аларның таләпләрен үтәргә киңәш ителә.
-
Татарстанда яшен, боз һәм давыллы җил аркасында шторм турында кисәтү игълан ителде
Начар һава шартлары җомга киченә кадәр сакланачак.
-
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан, Россияне ислам дөньясы белән бәйләп, Евразия интеграциясенә ярдәм итә
Татарстан Үзәк Азия дәүләтләре белән проектларны гамәлгә ашырып, Евразия интеграциясендә актив катнаша. Шулай ук, республика, илнең ислам дөньясы белән элемтәләрен ныгытучы «Россия — ислам дөньясы» стратегик төркемендә тәкъдим ителгән.
-
В Республике Татарстан ситуация на рынке сахара оценивается как стабильная
Оптово-отпускные цены на данную продукцию с начала года и по настоящее время остаются неизменными. Минсельхозпрод РТ совместно с Минпромторгом РТ проводит работу по оказанию государственной поддержки основным производителям Республики Татарстан на килограмм произведенного и поставленного в торговые сети сахара.
-
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның уңышы көчле икътисадта һәм милләтара татулыкта
Бүген Казанда «Валдай» халыкара клубы утырышы ачылды.
-
Музейлар – тарих сакчысы
18 май – Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1977 елда халыкара музейлар советы утырышында расланган булган. Бу көнне музейларда “ачык ишекләр көне”, экскурсияләр уздырыла. Әлеге бәйрәм көне уңаеннан Эзмә авыл җирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Музейлар – тарих сакчысы” дигән исем астында тарих сәгате уздырдылар. Китапханәдә урнашкан музей почмагындагы экспонатларга нигезләнеп тематик викторина уздырылды. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучылар үзләре белән алып килгән экспонатларын музей почмагына бүләк иттеп калдырдылар.
-
20 май - Бөтендөнья бал кортлары көне
Бәләкәй генә бал кортына 100 грамм бал ясау өчен 46 мең километр юл үтәргә кирәк. Бал кортлары эшчән булудан тыш, ис сизү буенча да иң алдынгылардан. Кешегә караганда исне мең тапкыр яхшырак тоя, чәчәкләр исен 1 километр ераклыктан ук сизә башлый. Көнгә 1 бал корты 7 мең чәчәккә куна. Умарта кортлары күмәк булып яшиләр. Бер күчендә меңләгән эшче корт, зуррак бер ана корт һәм аз санда ата кортлар, соры кортлар була.
-
"Saba balahoner" программасы кысаларында "Теремок" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр журналистика, газета чыгару эше белән танышып, үз куллары белән эшләргә өйрәнделәр
Фоторепортаж.
-
2021 ел ахырына кадәр Татарстанда 1 мең урам видеокүзәтү камерасы барлыкка киләчәк
Җайланмалар кешеләр күпләп җыела торган урыннарда барлыкка килә, ә аларның бер өлеше кешеләрне танып белү функциясенә ия булачак.
-
АО «Транснефть – Прикамье» оказало благотворительную помощь сельским образовательным организациям
АО «Транснефть – Прикамье» в рамках благотворительной деятельности оказало финансовую помощь восьми детским дошкольным образовательным учреждениям и средним общеобразовательным школам, расположенным в сельской местности регионов ведения производственной деятельности - Республике Татарстан, Удмуртской Республике, Пермском крае и Самарской области.
-
Казанда унберенче сыйныф укучысы үз-үзенә кул салган
Егетнең мәетен аның әтисе табып ала.
-
Атыш оештыручыдан сорау алу видеосын интернетка куйган полицейскийны эштән куганнар
Видео «Гвардейский» полиция бүлегендә яздырылган булган.
-
Фәнсөярләр тәбрикләнде
Фоторепортаж.
-
Татарстанда кырларны эшкәртүне мониторинглау сервисы эшли башлады
Бу хакта киңәшмә барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, район авыл хуҗалыгы идарәләре, инвесторлар вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.
-
Исерек ир-ат өенә кайту өчен автобус урлап киткән
Чаллы кешесенә карата җинаять эше кузгатылган, ул үз гаебен таныган.