Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан, Россияне ислам дөньясы белән бәйләп, Евразия интеграциясенә ярдәм итә

Татарстан Үзәк Азия дәүләтләре белән проектларны гамәлгә ашырып, Евразия интеграциясендә актив катнаша. Шулай ук, республика, илнең ислам дөньясы белән элемтәләрен ныгытучы «Россия — ислам дөньясы» стратегик төркемендә тәкъдим ителгән.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Валдай» дискуссия клубы мәйданчыгында хәбәр итте.

Республика җитәкчесе үз чыгышында Татарстанның берничә тапкыр Үзәк Азия дәүләтләре арасында элемтәләрне җайга салу мәйданчыгы булуын искәртте.
2021 елның апрелендә Казан хөкүмәт башлыклары дәрәҗәсендә Евразия хөкүмәтара советы утырышын кабул итте. Июнь аенда Россия парламентарийлары, академия һәм экспертлар бергәлеге катнашында Евразия интеграциясе буенча 9 нчы Казан халыкара конгрессы узачак. 2021 елның сентябрендә Казан БДБ илләренең беренче уеннарын кабул итәргә планлаштыра, ә 2022 елда Татарстан башкаласы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен кабул итәчәк.

«Татарстан «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшендә актив катнаша. Аның эшчәнлеге Россиянең мөселман илләре белән мөнәсәбәтләрен ныгытуга, мәдәният һәм цивилизацияләрнең үзара хезмәттәшлеге өлкәсендә киң партнерлыкны җайга салуга, дини һәм этник аерымлыклар нигезендә барлыкка килгән кризисларны һәм конфликтларны җиңүгә юнәлдерелгән. Илебез Президенты Владимир Путин кушуы буенча мин әлеге вәкиллекле органны җитәклим», — дип искәртте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, стратегик караш төркеме икътисади һәм гуманитар юнәлештәге берничә проектны гамәлгә ашыра.

"Үзәк Азия дәүләтләре белән стратегик партнерлыкны ныгытуга сәүдә-икътисади багланышлар да ярдәм итә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан эре гомумроссия һәм халыкара форумнар һәм конференцияләр үткәрү мәйданчыгы булып тора. Бүген ачылучы конференция моның тагын бер дәлиле», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында искәрткәнчә, Татарстан көчле икътисади потенциал һәм милләтара татулык аркасында Россиянең лидер төбәкләре исәбенә керә.

"Безнең уңышның нигезе - куәтле икътисади потенциал, бердәм дәүләт сәясәте кысаларында төрле дәүләтләр һәм төбәкләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек, милләтара, конфессияара һәм гражданлык килешүе», — дип аңлатты республика җитәкчесе.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, төрле халыклар һәм конфессияләр вәкилләре арасында тотрыклылык һәм дустанә мөнәсәбәтләр — ул тарихи традиция генә түгел.

«Бүген бу дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарының, граждан җәмгыяте институтларының, академик һәм эксперт бергәлекләренең даими эше предметы", - дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы - тулаем Россия кебек күп милләтле.

«Теге яки бу халык тарафыннан эшләнгән барлык кыйммәтләр бер дәүләттә яшәүче һәм икътисади, сәяси һәм мәдәни хезмәттәшлекнең тыгыз элемтәләре белән бәйле халыкларның уртак мәдәниятенә әверелә. Һәр этноста булган югары әхлакый ориентирларны саклап калу, аның казанышларын арттыру, телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу мөһим. Бу-иҗтимагый үсеш нигезе", - дип игътибарны юнәлтте Татарстан Президенты.

Бүген Казанда «Валдай»халыкара клубы утырышы ачылды. Дискуссиянең төп темасы - «Россия һәм Үзәк Азия яңа дөнья таләпләре алдында - киләчәккә уртак юл". Конференциядә 16 илдән — Россия, Әфганстан, Белоруссия, Бөекбритания, Венгрия, Германия, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Таҗикстан, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция һәм Эстониядән 60тан артык эксперт катнаша.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев