Саба районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә узган уку елына йомгак ясалды, 2026-27 елга өстенлекле юнәлешләр билгеләнде һәм укытучыларны кадрлар кытлыгы, ә чыгарылыш сыйныф укучыларының авыл хуҗалыгы белгечлекләрен сайламау проблемалары булуы ачыкланды.
Яңа уку елына – яңа бурычлар
Август киңәшмәсенең пленар өлеше район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илфат Шакиров чыгышы белән башланып китте, ул узган уку елына йомгак ясады, 2026-27 елга район мәгариф системасының өстенлекле эш юнәлешләре һәм максатчан күрсәткечләрен билгеләде.
“Безнең бүген төп бурыч – муниципаль мәгариф системасының мөһим юнәлешләрен тәкъдим итү, якын киләчәккә планнар турында фикер алышу һәм белем бирү сыйфаты белән идарә итү механизмнарын камилләштерү буенча эшчәнлекне планлаштыру. Район мәгариф системасында бүгенге көндә барлыгы 1664 кеше хезмәт куя, шуларның 909ы - педагогик хезмәткәрләр. Яңа уку елында педагоглар сафы 27 яшь һәм республикабызның төрле районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән кайткан 10 педагог белән тулыланды.
Шулай ук быел Икшермә мәктәбендә “Земский учитель" программасы җиңүчесе - информатика укытучысы белем бирәчәк. Саба муниципаль районында 41 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшләп килә. Яңа уку елында балалар бакчаларында 1650 баланың йөрүе планлаштырыла.
Профильле белем бирүне үстерү бүгенге көндә сыйфатлы белем бирү шартларының берсе булып тора. Районыбызда педагогик һәм урманчылык сыйныфлары уңышлы эшли. 2025-2026 уку елында районыбызның биш мәктәбендә агросыйныфлар ачылды. Әлеге мәктәпләрдә укучыларга 5 юнәлеш буенча өстәмә дәресләр һәм дәрестән тыш курслар укытыла. Киләсе уку елында әлеге проектка тагын 4 сыйныф кушыла.
Районда профильле укыту буенча тагын бер яңалык - Миңгәр авылында инженерлык мәктәбе ачыла. Димәк, балалар белән кечкенәдән профориентация эше алып бару дәвам ителәчәк, - диде Илфат Фоат улы.
Әмма борчылырлык урыннар да юк түгел. Чыгыштан күренгәнчә, бүгенге көндә аз комплектлы мәктәптә, укучылар саны аз булу сәбәпле, предметлар яки юнәлешләр буенча аерым төркемнәр яки сыйныфлар формалаштырып булмый. Бер үк вакытта берничә фән буенча тирәнтен курслар алып бара алырлык педагоглар да җитенкерәми.
Шул сәбәпле, 2026-2027 уку елында укучыларга урта белемне Саба, Шәмәрдән һәм Икшермә мәктәпләрендә генә алу мөмкин булачак. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының укырга керү юнәлешләрен анализлау техник белгечлекләр сайлаучылар санының артуын күрсәткән. Медицина белгечлекләрен сайлау тотрыклы калган. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы юнәлешләрен сайлаучы укучылар бик аз булып чыккан. Мәсәлән, быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының бары 7се генә киләчәк һөнәре итеп авыл хуҗалыгы белгечлеген сайлаган, шулай ук педагогик юнәлешләрне сайлау кискен кимегән.
“Димәк, безнең эшнең нәтиҗәлелеге турында сөйләргә иртәрәк һәм укучылар белән эшләүнең яңа алымнарын, яңа форматларын эзләргә кирәк. Ата-аналарны, эш бирүчеләрне күбрәк җәлеп итүне дә өстенлекле бурыч итеп билгеләү зарурдыр”, -диде мәгариф идарәсе начальнигы.
Бердәм Дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре ни сөйли?
Бердәм Дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча быел рус теленнән 23 укучы – 80 балл, 18 укучы -90 балл, 1 укучы -100 баллык нәтиҗә күрсәткән. Төп имтихан булып саналган математикадан 37 укучы югары балл җыйган, шуларның өчесе – 100 баллы нәтиҗә. Шулай ук информатикадан 2 укучы, химиядән 1 укучы 100 баллга ия булган. “Шулай да берничә ел рәттән Сатыш, Иштуган мәктәпләрендә югары балл җыючы булмавы күзәтелә. Районның, мәктәпнең уртача баллын формалаштыра торган төп күрсәткеч – югары баллар булмау нәрсә белән аңлатыла?” дип ризасызлыгын белдерде докладчы.
Кызганычка каршы, соңгы елларда бердәм дәүләт имтиханнарының минималь чиген уза алмаган укучыларыбыз да бар икән. Быел да Килдебәк, Икшермә, Тимершык мәктәбе укучыларының имтихан күрсәткечләре куандырмаган. Шыңар, Килдебәк, Саба урта мәктәбенең медальгә ия булган укучыларының баллары аерым предметлар буенча 70кә дә тулмаган. Димәк, аларның “медалист” дигән исемнәре акланмаган булып чыга?
“Мәгариф системасы һәрчак үзгәрешләр һәм яңарышлар юлында. Бу һич кенә дә очраклы хәл түгел: мәгарифне модернизацияләү, ягъни заман таләпләренә җавап бирерлек итеп камилләштерү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Яхшы сыйфатлы белем бирү өчен исә мәгарифтәге үзгәреш-яңарышларны кабул итә белергә кирәк”, - дип төгәлләде чыгышын Илфат Фоат улы.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова катнашты һәм үз чыгышында Саба районының мәгариф эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Министр урынбасары мәгариф ситемасында кадрларның кытлыгын исәпкә алып, укытучыларны саклауга, яклауга юнәлтелгән күпсанлы грантлар булдырылуы, илкүләм проектларның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде, шулай ук күптән түгел президентыбызның 523 номерлы карары белән мәгариф системасында 25 ел хезмәт куючыларның “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булулары турындагы яңалыкны җиткерде.
“Соңгы вакытта илебездә балалар санының кимүе күзәтелә, тиздән мәктәпкәчә учреждениеләргә ике айлык балаларны да кабул итү күздә тотыла. Мәгариф законы шундый мөмкинчелек бирә. Гомумән, мәгариф системасында зур үзгәртеп корулар көтелә. Бүген Саба районының эзлекле, максатчан эшләвен беләбез, ул һәрвакыт яңалыкка омтыла, инде биредә мәктәпкәчә учреждениеләрдәге тәрбия системасын тулысынча яңадан карап чыгып, аны гамәлгә ярашлы иттеләр. Монда балаларны кече яшьтән хезмәткә, һөнәргә, гомумән, тормыш итәргә өйрәтәләр. Сабада эшли беләләр. Шушы үсешегезне саклап калыгыз”, -диде ул.
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов киңәшмә эшен йомгаклап, иң беренче итеп район мәгариф хезмәткәрләренә, ветераннарына, эшкә кайткан яшь белгечләргә тирән рәхмәтен белдерде. Быел читкә чыгып эшләүче яшь гаиләләр өчен Сабада һәм Шәмәрдәндә тәүлек дәвамында эшли торган балалар бакчалары ачылачагын, мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен акыл һәм физик йөкләнешләрне арттыру, ял сәгатьләрендә, каникуллар чорында балаларга өстәмә шөгыльләр табу, ясалма фәһемне дөрес итеп куллану, өй эшләрен укучының үзенә мәктәптә эшләттерү, киләчәктә балаларны уку өлгерешләре буенча сыйныфларга бүлү турындагы фикерләре белән уртаклашты.
“Без һәр эшчәнлектә стандарт булмаган алымнарны кулланырга яратабыз. Безнең тәҗрибәне читтән килеп өйрәнәләр икән, димәк, без дөрес юлда. Һәр бала үзе белән, үзенең уңышлары белән горурланырга тиеш. Шуңа күрә без аның кечкенәдән һөнәри омтылышын һәм нәрсә белән кызыксынуын күрә белергә тиеш. Моның өчен барлык мөмкинлекләр бар. Дәүләтебезгә рәхмәт, илдә нинди генә авыр вәзгыятьләр килеп чыкмасын, мәгариф системасында бервакытта да артка чигенү күзәтелмәде һәм бу алга таба да шулай дәвам итсен. Барысы да балаларыбыз, киләчәгебез өчен”, - диде ул.
Киңәшмә эше тәбрикләүләр белән дәвам итте. Узган уку елында укучыларга сыйфатлы белем һәм тәрбия эшчәнлеген югары дәрәҗәдә оештырган өчен Югары Симет урта мәктәбенә берьюлы 2 күчмә кубок тапшырылды. Шулай ук гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мәгариф эше ветераннары, лаеклы ялга китүче укытучылар, белем һәм тәрбия эшендә зур уңышка ирешкән мөгаллимнәр тәбрикләнде. Быел районыбыз мәктәпләренә укытырга кайткан яшь белгечләр дә сәхнәгә чакырылып хөрмәтләнде.


Нет комментариев