Татарстанда 40 мең сумга кадәр: кемнәргә өстәмә түләү каралган?
Җәмгыять

Татарстанда 40 мең сумга кадәр: кемнәргә өстәмә түләү каралган?

Татарстанда ай саен 23,5 меңнән 39 мең сумга кадәр өстәмә түләүне Геройлар, орден кавалерлары, Дәүләт премиясе лауреатлары һәм Олимпия чемпионнары алачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Татарстанда 40 мең сумга кадәр өстәмә ярдәмгә кемнәр дәгъва итә ала:

  • 39 110 сум (социаль пенсиянең 415%ы): СССР һәм Россия Геройлары; Социалистик Хезмәт һәм РФ Хезмәт Геройлары; Изге апостол Андрей Первозванный, I дәрәҗә Изге Георгий, өч дәрәҗә Дан орденнары, I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары яисә Изге Георгий орденының отличие билгесе белән бүләкләнүчеләр.
  • 35 340 сум (социаль пенсиянең 375%ы): II дәрәҗә Изге Георгий ордены белән бүләкләнгән гражданнар.
  • 31 099 сум (социаль пенсиянең 330%ы): III дәрәҗә Ленин, Изге Георгий орденнары, II, III һәм IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», Батырлык һәм «Шәхси батырлык өчен» орденнары белән бүләкләнгәннәр, шулай ук СССР һәм РФ Дәүләт премияләре лауреатлары.
  • 23 560 сум (социаль пенсиянең 250%ы): Өч дәрәҗә Хезмәт Даны ордены, «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен», IV дәрәҗә Изге Георгий орденнары белән бүләкләнгәннәр, шулай ук Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннары чемпионнары һәм аларның тренерлары.

(Искәрмә: түләүләр күләме 2026 елда социаль пенсия — 9424,12 сум булганда исәпләнгән).


Нет комментариев