Искәртеп үтәбез, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» — Татарстанда ел саен уза торган масштаблы социаль инициатива, ул яшь буынга белем алу өчен тигез шартлар тудыруга юнәлтелгән. Бу эштә бизнес вәкилләренең актив катнашуы мохтаҗ гаиләләргә сизелерлек ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Белем көне алдыннан Нәфис Косметикс ТРның Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Саба районнары һәм Казанның Вахитов, Идел буе районнары беренче сыйныф укучыларына 500 мәктәп җыелмасын тапшырды. Хәйрия ярдәме «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында күрсәтелде.
Мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчаларны күп балалы, аз керемле һәм тәрбиягә алган гаиләләрдәге, шулай ук МХОда катнашучыларының балалары алды. Җыелмаларны тантаналы рәвештә «Чулпан» мәдәният үзәгендә тапшырдылар.
Һәрбер букчага иң кирәкле әйберләр: дәфтәрләр, ручкалар, төсле карандашлар һәм фломастерлар, линейкалар, картон, рәсем альбомы һәм башка канцелярия кирәк-яраклары тутырылган.


Нет комментариев