Республика көне уңаеннан Саба районының Йосыф Алан авылыннан Алсу һәм Марат Сәйфуллиннар Республика Рәисе исеменнән узган кабул итүдә үрнәк гаилә буларак катнашты.
Республика көне алдыннан бүген Республика Рәисе һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән ел саен үткәрелә торган тантаналы кабул итү чарасы булды, анда гадәттәгечә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр. Быел безнең Саба районыннан ирле — хатынлы Алсу һәм Марат Сәйфуллиннар барды! Сәйфуллиннар гаиләсе - Саба районының күп балалы үрнәк гаиләләренең берсе. Алар Татарстан Республикасының Саба районы Йосыф Алан авылында яшиләр. 30 ел дәвамында алар бер-берсенә чын мәхәббәт һәм тугрылык хисләрен саклыйлар, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта аларның уллары Инсаф махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.


Нет комментариев