Шекше авылының «Зиләйлүк» фольклор коллективы агитбригадасы урып-җыю эшләре барган кырларда һәм терлекчелек фермасында хезмәт алдынгыларына матур җырлары, шигырьләре белән күңелле ял бүләк итте.
Шекше мәдәният йортының «Зиләйлүк» фольклор коллективы агитбригадасы «Игенче» җәмгыяте басуларында эшләүче кыр батырлары алдында чыгыш ясады.
Көнне-төнгә ялгап эшләүче комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләренең, җыелган икмәкне амбарга ташып урнаштыручы шоферларның төшке ашка туктаган вакыты иде.
Агитбригада вәкилләре, игенчеләргә, берсеннән-берсе матур җырларын буләк иттеләр, матур шигырь юллары аша изге теләкләрен җиткерделәр. Игенчеләр артистлар белән бергә биеделәр, җырладылар, хәтта комбайнчыларның берсе, кулына гармун алып, яраткан көйләрен дә башкарды.
Агитбригадада катнашучылар шулай ук Шекше авылында урнашкан терлекчелек фермасында булдылар.


Нет комментариев