Казан Ратушасында 2025 елгы эш нәтиҗәләре буенча узган тантаналы чарада Саба районы данын яклаучы өч хезмәткәр югары бүләкләргә лаек булды.
Казан Ратушасында 2025 ел йомгаклары буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм «ММЧда җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» республика конкурсларында җиңүчеләрне котладылар. Бүләкләнүчеләр арасында якташларыбыз да бар!
"Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсы дипломнары белән бүләкләнделәр:
Расих Хәсәнов, Саба шәһәр җирлеге башлыгы — «Җирле үзидарә органының иң яхшы җитәкчесе – ТР муниципаль берәмлегендә профсоюзның социаль партнеры» номинациясендә;
Фаил Шәфигуллин, Сатыш авыл җирлеге башлыгы «Иң яхшы авыл, шәһәр җирлеге җитәкчесе» номинациясендә;
Альбина Сираҗетдинова, Саба районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе - «Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү» номинациясендә.


Нет комментариев