Сабада хезмәт һәм фидакарьлек фестивале узды
Фоторепортажлар

Сабада хезмәт һәм фидакарьлек фестивале узды

Саба агрокөллиятендә узган чарада республиканың Электрон Мактау тактасына кертелгән райондашларыбыз хөрмәтләнде.

  Әлеге чараның төп максаты — хезмәт һәм хәрби батырлык күрсәткән кешеләргә хөрмәт белдерү, районыбыз, республикабыз һәм илебез үсешенә үз хезмәтләре белән өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерү.   Фестивальгә  төрле һөнәр ияләре,  остазлар һәм волонтерлар, хезмәт һәм гаилә династияләре, талантлы яшьләр, махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре чакырылган иде. Һәркайсының  районыбызның социаль- икътисадый үсешенә керткән өлеше бар.

Бәйрәм чарасыннан күңелле мизгелләр
 Район  мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышы

 


Нет комментариев