Бу көннәрдә мәктәпләрдә “урак өсте”. Чөнки яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Әти-әниләр, укучылар өчен генә түгел, укытучылар өчен аеруча җаваплы чор якынлаша. Белем бирү системасында быел нинди яңалыклар көтелә? Узган уку елы йомгаклары, Бердәм Дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре канәгатьләнерлек булганмы? Яңа уку елында мөгаллимнәр алдында нинди максат-бурычлар куела? Бу хакта районыбыз педагоглары традицион август киңәшмәсенә җыелып сөйләште.
Пленар өлеш алдыннан катнашучылар мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеген яктыртуга багышланган күргәзмә белән таныштылар. Киңәшмә башланганчы тагын бер күңелле вакыйга - агрокөллият каршындагы мәйданда “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе үтте. Республикабызда 2006 елдан бирле уздырылучы әлеге хәйрия чарасы беренче чиратта күп балалы, аз керемле гаиләләрдә үскән балаларга, ятимнәргә, әтиләре хәрби операциядә катнашучы укучыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Акциягә предприятие һәм оешмалар, белем бирү учреждениеләре, эшмәкәрләр җәлеп ителә.
Беренче төркем укучыларга портфельләрне район башлыгы Рәис Миңнеханов тапшырды. Хәйриячеләр арасында балаларга мәктәп сумкалары белән генә түгел, акчалата ярдәм итүчеләр дә булды. Мәктәпкә җыенучыларны оешма җитәкчеләре Алмаз Галиев (“Таттелеком”), Алмаз Зарипов (“Игенче”), Ирек Җиһаншин (“Корсабаш” җәмгыяте), эшмәкәр Әдилә Хурамшина тәбрикләде.
Иганәчеләр Гөлнара Галимова, Әлфия Гафиятуллина, Илнур Мөбарәкҗанов, Адель Билалов (“Саба җәмгыяте”), “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин әзерләгән конвертларны гимназия директоры Айнур Шәймәрданов, Сатыш урта мәктәбе директоры Илнур Әхмәтшин, Икшермә кадет интернат-мәктәбе директоры Илнат Хәсәнов тапшырды.Тантана барышында мәйданга 40тан артык бала чакырып хөрмәтләнде.
“Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе оештырганнары өчен республика һәм районыбыз җитәкчелегенә зур рәхмәт. Быелгы уку елын гаиләбездә ике студент, 3 мәктәп укучысы белән каршы алабыз. Уку өчен күпме әсбап, кием-салым кирәклеген чамалавы кыен түгел. Иганәчеләребезнең ярдәме бик вакытлы булды. Аллаһы Тәгалә тормышларын бәрәкәтле кылсын, балаларыбызга хәерле гыйлемнәр алырга язсын”, - дип рәхмәт хисләре белән уртаклашты Сабадан Алмаз хәзрәт Гаянов.


Нет комментариев