Алинә һәм Әмир Зәйниевлар: «Киләчәктә өметләрен акларбыз»
Котлаулар

Алинә һәм Әмир Зәйниевлар: «Киләчәктә өметләрен акларбыз»

Август киңәшмәсендә быел гаилә корган яшь парларны тәбрикләделәр.Алинә һәм Әмир Зәйниевлар, мәгариф өлкәсендә хезмәт куючы, быел тормыш корган яшь гаилә.

Мин, Алинә, Саба кызы, Арча педагогия көллиятендә белем алдым, ирем дә шул уку йортын тәмамлады, без аның белән соңгы курста укыганда очраша башладык. Укып бетергәч, икебез дә белгечлек буенча районыбызга эшкә кайттык. Мин балалар бакчасына эшкә кердем (Башта “Кыңгырау”да, хәзер “Балачак” балалар бакчасында хезмәт куям), ирем Эзмә урта  мәктәбендә физик тәрбия дәресләреннән укыта башлады. Инде 4 нче елымны балалар дөньясында кайнашам, сабыйларны бик яратам.

Хәзерге вакытта икебез дә читтән торып Алабуга педагогия институтында югары белем алабыз, мин психологка, Әмир хезмәт дәресе укытучысы булыр өчен белемен арттыра. Быел өйләнешеп яңа гаилә кордык. Август киңәшмәсендә безнең өчен бик күңелле вакыйга булды - яшь гаилә буларак тәбрикләндек. Яшьләрне шулай кайгыртканнары өчен хөкүмәтебезгә, җитәкчеләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә өметләрен акларбыз, балаларыбызга белем һәм тәрбия бирүдә намуслы хезмәт куярбыз дип ышанам. Яңа уку елы һәркемгә зур уңышлар алып килсен,мәгариф өлкәсендә хезмәт куючыларга күп сабырлык, какшамас сәламәтлек, көч һәм энергия телим!

Алинә һәм Әмир Зәйниевлар
Фотода: Алинә һәм Әмир Зәйниевлар

 


Нет комментариев