Уңайсыз һава шартларына карамастан, районыбыз кырларында бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю эшләре ахырына якынлашып килә.
Ә ”Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында уракны 23 августта ук тәмамладылар. Ындыр табагына барысы 1106 гектар мәйданнан 49750 центнер ашлык кайтты. Бер гектарга уртача 45 центнер туры килә дигән сүз. Ә язгы бодай тагын да күбрәк – 58,2 центнер уңыш биргән.
“Басуларда өч “Акрос” комбайны эшләде. Айрат Хәмитов –17103, Рөстәм Гәрәев – 17029, Рәис Шакиров 15618 центнер ашлык суктырып алдылар. Бер комбайнга 369 гектар йөкләнеш туры килде. “КамАЗ”ларда Ринат Хәмитов – 25852, Фәрит Мөхәммәтҗанов 20342 центнер ашлык ташыдылар” – диде фермер Зөфәр Мөхәммәтшин эшләрнең барышы турында.
Уракны тизләтүдә 2023тә һәм быел файдалануга тапшырылган “Штурман” агрегатлары зур роль уйнаган. Алар сәгатенә 100 тонна ашлык киптерә ала. Әйтик, коры торган көннәрнең берсендә 3700 центнер бөртек кайткан һәм киптерелеп, амбарларга урнаштырылган. Көндәлек кайткан ашлык тиешле дымлылыкка китерелгән. “Штурман”га Инсаф Дәүләтов, Илфат Хәсәншин хезмәт күрсәткән. Илнур Заһриев “ГАЗ-51” машинасында киптерелгән ашлыкны амбарларга күчереп торган.
“Безнең зонада май башыннан алып 15 июньгә кадәр яңгыр яумады. Болытлар читләтеп үтмәсә, уңыш тагын да күбрәк буласы иде. Аннары яңгырлар барыбызны да тигезләде. Кайбер хуҗалыклар юештә эшли алмады. Ә без киптерү агрегатлары көчле булгач, ашлыкның дымлылыгы 27ләргә кадәр җитсә дә, игеннәрне җыеп алуны туктатмадык. Ни өчен дигәндә, августның 15ендә бер көндә суктырган ашлыкны айның ахырында – ике көн, сентябрьгә калса, өч көн алырга кирәк.
Нилектән шулай килеп чыга: әйтик, туклыктан август ахырында арпа башагын аска ия, һәм комбайн ургычына эләгә, киселә башлый. Туфрак юешрәк булса, комбайнчыга да ургычны җирдән өскәрәк күтәрергә туры килә. Нәтиҗәдә югалтулар күбәя. Без моңа юл куймаска тырыштык”, – дип дәвам итте фермер.
Соңгы биш елда районда иң югары уңышны “Мөхәммәтшин” хуҗалыгы ала. Җирне ашлауга зур игътибар бирелүдән тыш, яхшы күрсәткечкә ирешүнең тагын бер хикмәте бар: игеннәрне корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртүгә акча кызганмыйлар. Чирләрнең таралуына юл куелганда, уңышның 35 процентына кадәре югала. Шуңа да карамастан, кайбер хуҗалыкларда әлеге агротехник чара тиешле дәрәҗәдә үткәрелми. “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында гектарына тәэсир иүче матдәләргә 100 килограмм минераль ашлама кертү, берничә тапкыр яфрактан тукландыру һәм, әлбәттә, чүп үләннәренә каршы гербицид куллану уңышка зур йогынты ясаган.
Игеннәрдән бушаган мәйданнарга комбайннар артыннан ук туңга сөрү техникасы кергән, агротехник срокларда 150 гектарда көзге чәчү үткәрелгән. Кырларда техника гөртелтесе тынмый әле. Алда хуҗалык механизаторларын 200 гектарда көнбагышны, 300 гектарда кукурузны бөртеккә суктырып алу, 200 гектарда кукурузны җыйнап силоска салу эшләре көтә.


Нет комментариев