Кай арада җиткән бу кыш,
Килгән котып ягыннан.
Бөтен дөнья ап-ак булган,
Җир ак юрган ябынган.
Шатланам һәм куанам,
Чөнки кышны яратам.
Бүген үк чыгам тышка,
Кар бабай тәгәрәтәм.
Тырыша торгач Кыш бабай
Ясадым бит, булдырдым.
Күз урынына күмер куйдым,
Кишер иттем борынын.
Башына чиләк киерттем,
Сыртына капчык элдем.
Матурлыгына...