Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Универсиадага – чәчәкләр

«Казан 2013» Башкарма дирекциясе XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы җиңүчеләрен бүләкләү өчен иң яхшы букетка бәйге игълан иткән иде. Шушы көннәрдә әлеге конкурсның финалистларын һәм җиңүче­ләрен билгеләделәр.

Без­нең Саба кызы Гөлүсә Сәй­фуллинаның кул җылысы бе­лән иҗат ител­гән чәчәк бәйләмен дә жюри игътибарсыз калдырмый: Гөлү­сә - 13 финалист арасында!

"Бу конкурсның игъланын телевизордан күрдем. Тәвәккәлләп, чәчәкләрдән композицияләр ясап карарга булдым. Аларны фотога төшереп, универсиада дирекциясенә җибәрдем. Конкурс турында бөтенләй онытканмын. Берничә көннән телефоннан финалга үтүем турында хәбәр иттеләр. Көтелмәгән, уйламаган шатлык булды ул. Сөенеч китергән чәчәк бәйләмемне тотып, башкалага, финал этабына юл тоттым. Иң зур сынау әнә анда булды да", - ди Гөлүсә. Конкурста барлыгы 88 кеше катнашырга теләк белдергән. Финалга үткән 13 кеше яңадан жюри каршында сынау тоткан. "Чәчәк бәйләмнәрен кулларына алып бик озаклап карадылар. Шунда ук төрле сораулар белән "күмделәр". Хәтта: "Букетның энергетик көче нидә?" - дип тә сорадылар. Конкурс таләбе буенча бәйләмнең озынлыгы 25-30 см, авырлыгы 250 грамм булырга тиеш иде. Шулай ук чәчәкләрнең аллергия китереп чыгармавы, иссез булуы да шарт итеп куелды. Чәчәк бәйләмнәренең күбесе милли колорит белән бизәлгән иде. Шәхсән үзем букетымда Татарстан флагындагы ак, кызыл, яшел төсләрне кулландым", - ди Г.Сәйфуллина. Шулай да, конкурста җиңү бәхете казанлыларга елмайган. Моңа Гөлүсә бер дә борчылмый, "Минем әле барысы да алда",- дип елмая ул.

Алсу Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада

2
X