5 март 2013 яңалыклары
-
Сабада -36 градуска кадәр суыта
Бу көннәрдә Татарстан территориясендә атмосфера басымының, температураның һәм башка метеокүрсәткечләрнең кисәк кенә үзгәреше белән бик тотрыксыз һава торышы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Сабада бу атнаны төнлә иң кимендә 23-25, урыны белән 36 градус салкын була, көндез максималь температура - 15-18 градус салкын.
-
"Ел мәдәният хезмәткәре" бәйгесе дәвам итә
Районыбыз авылларында башланып киткән "Ел мәдәният хезмәткәре" бәйгесенең чираттагысы 27 февраль көнне шаулап-гөрләп Лесхоз мәдәният йортында үтте.