"Ел мәдәният хезмәткәре" бәйгесе дәвам итә
Районыбыз авылларында башланып киткән "Ел мәдәният хезмәткәре" бәйгесенең чираттагысы 27 февраль көнне шаулап-гөрләп Лесхоз мәдәният йортында үтте.
Бәйгене карарга тамашачы да күп җыелган. Бәйгедә Олы Кибәче, Кече Кибәче, Төбәк, Иске Икшермә, Лесхоз, Урта Нырты, Чәбия-Чүрчи, Олы Арташ, Ике Басу Арташ, Язлы Арташ, Олы Нырты авылларыннан хезмәткәрләр катнашып 4 турда ярыштылар, һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Лесхоз мәдәният йорты, сәхнәсе, бәйгедә катнашучыларны кабул итәргә бик яхшылап хәзерләнгән, бизәлгән, чиста, якты. Бәйгене алып бару, аппаратура, музыкаль бизәлеш яхшы оештырылган иде. 3 сәгать барган бәйгене тамашачы бик җылы кабул итте.
Мәдәният агарту эшләре буенча әйдәп баручы методист М.Кәримов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев