4 апрель 2013 яңалыклары
-
4 апрель 2013 - 16:56Фотоконкурс җиңүчеләре билгеле булдыНиһаять, сукты ул сәгать! Көлке көне уңаеннан газетабызда игълан ителгән "Фотоконкурс"та җиңүчеләрнең исемнәрен атыйбыз.
-
4 апрель 2013 - 12:02"Тимерхан" хоккей командасы Словакиягә үк барып җиткән«Тимерхан» хоккей командасы Европаның иң үзәгенә - Словакияга ук барып җиткән. Словакиядә хоккей буенча турнир уза. Анда Швейцария, Словакия, Венгрия, Швеция, Чехия, Австрия командалары катнаша. Сезне яңалыклар белән таныштырып торырбыз, хөрмәтле укучыларыбыз.
-
4 апрель 2013 - 11:36Василиса Галицинаны үтерүдә гаепләнүче ир гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин8 яшьлек Василиса Галицинаны үтерүдә гаепләнүче 30 яшьлек Үзбәкстан Республикасы гражданины Фарух Ташбаев җинаять эше материаллары белән танышуны тәмамлаган. Үтерүдән кала, ул кызны урлау, аны көчләү һәм аңа карата җенси характердагы көч куллану буенча гепләнелә. Ир гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителә ала. "Татар-информ" МА хәбәрчесенә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе...
-
4 апрель 2013 - 11:26Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөслимәләре белән очраштыТатарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөслимәләре белән очрашты. Очрашу "Хатын-кызлар дөньяны бизи" дип аталган "түгәрәк өстәл" утырышы рәвешендә барды. Әлеге чарада Камил хәзрәтнең ярдәмчеләре Рөстәм хәзрәт Батров, Нияз хәзрәт Сабиров һзм Илдар хәзрәт Баязитов, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлекләре рәисе Наилә Җиһаншина катнашты. Очрашуга Татарстандагы хатын-кызлар оешмалары...