Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөслимәләре белән очрашты

Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөслимәләре белән очрашты. Очрашу "Хатын-кызлар дөньяны бизи" дип аталган "түгәрәк өстәл" утырышы рәвешендә барды. Әлеге чарада Камил хәзрәтнең ярдәмчеләре Рөстәм хәзрәт Батров, Нияз хәзрәт Сабиров һзм Илдар хәзрәт Баязитов, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлекләре рәисе Наилә Җиһаншина катнашты. Очрашуга Татарстандагы хатын-кызлар оешмалары...

Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөслимәләре белән очрашты.

Очрашу "Хатын-кызлар дөньяны бизи" дип аталган "түгәрәк өстәл" утырышы рәвешендә барды.

Әлеге чарада Камил хәзрәтнең ярдәмчеләре Рөстәм хәзрәт Батров, Нияз хәзрәт Сабиров һзм Илдар хәзрәт Баязитов, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлекләре рәисе Наилә Җиһаншина катнашты. Очрашуга Татарстандагы хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары, дини уку йортлары мөгаллимәләре чакырылган иде. Безнең районыбыздан очрашуга Тәнзилә хаҗия Йосыпова барды.

Камил хәзрәт очрашу вакытында элекке чорларда хатын-кызлар арасында да зур галимнәр булуын билгеләп үтеп, бердәмлек кирәклеген, бердәмлек булмаса - берни эшләп булмаганлыгын белдерде. Аларга бергәләшеп эшләү мөмкинлеге тудырылуын хәбәр итте. "Без барыбыз да кардәш", - дип раслап куйды ул.

Бу максаттан мөфтияттә тарихта беренче тапкыр Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитет төзү турында игълан ителде. Комитет гаилә проблемалары, балалар проблемалары, халыкара элемтәләр бүлеге, хатын-кызлар проблемалары дигән бүлекләр эшләячәк дип көтелә. Татарстан мөслимәләр берлегенең урыннардагы җитәкчеләре әлеге комитетның әгъзалары булып торачак. Алар иҗтимагый оешма да, дини оешма да вәкилләре булып тора.

ТатарИнформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камил самигуллин муфти

2
X