9 июль 2013 яңалыклары
-
Юлбат кызы, Универсиада ачу тантанасында катнашкан Альбина Фатхриева: "Төнге репетицияләр, ниһаять, бетте дип шатлансам да, күңелне бер моңсулык биләп алды"
"Бер яктан, ноябрьдән бирле барган репетицияләр, ниһаять, тәмамлана, төнге репетицияләр бетә, дип шатлансак, икенче яктан, үземне аңлатып бирә алмаслык моңсулык биләп алды", - ди КФУ Филология һәм сәнгать институтының хореография кафедрасы студенткасы, биюче, Универсиада ачылышы тантанасында чыгыш ясаган Юлбат кызы Альбина Фатхриева. Альбина Универсиададан алган хис-кичерешләре белән безнең белән дә...
-
Игътибар: Татарстан синоптиклары республика территориясендә шторм кисәтүе игълан итте
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген көннең икенче яртысында, кич, төнлә һәм 10 июльдә көн дәвамында Татарстан территориясендә куркыныч метеорология күренешләре көтелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге 18-23 м/с, хәттә 28 м/с ка кадәр булырга мөмкин. Көчле яңгыр явачак. Татарстанның кайбер районнарында эре боз явуы ихтимал.
-
Явлаштау авылында яшәүче Нурсадә һәм Габдуллаян Әхмәтовларга “За любовь и верность” медален тапшырдылар
Медальләрнең ниндиләре генә юк хәзер! Моннан биш ел элек Россиядә "За любовь и верность" ("Мәхәббәт һәм тугрылык өчен") дигәнен дә булдырдылар.
-
Бүген мөселманнар ураза тота башлады
Бүген бөтендөнья мөселманнары Исламның бер баганасы булган уразаны тота башлады.