Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген мөселманнар ураза тота башлады

Бүген бөтендөнья мөселманнары Исламның бер баганасы булган уразаны тота башлады.

8 июльдә, кояш баю белән, изге Рамазан ае керде - кичен, ястү вакыты җитү белән, беренче тәравих намазлары укыла башлады. Рамазан аенда кылына торган әлеге намаз 20 рәкәгатьтән тора.

Рамазан аенда һәр көнне уразада булу, ягъни таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап кояш батканчы ашамый, эчми һәм якынлык кылмый тору балигъ һәм акыллы булган һәрбер мөэмин бәндәгә фарыздыр. Бу айда мөэмин-мөселманнар күп итеп яхшылык, игелек кылып калырга омтыла, күп вакытын Коръән укуга багышлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев